ЙӨГӘНСЕЗ с. 1) Йөгәне юк, йөгән кидерелмәгән. Атларга йөгән кидермим, Йөгәнсез атлар оча. Сөләйман 2) күч. Әшәке, начар; әдәпсез, тотнаксыз. Шуннан бирле ул үзенең йөгәнсез холыклы хәләл җефетенә бүтәнчә каршы килмәс булды. С.Горский. Гомумән, узгандагы эшләренә, йөгәнсез тәкәбберлегенә үкенә төсле иде. Г.Ахунов 3) күч. Үзе теләгәнчә яки үзбелдегеннән чыгып эш иткән; законга, тәртипкә буйсынмаган. Ул йөгәнсез киявегезгә тизлек белән йөгән кигезергә, ике аягын да тышаулап куярга кирәк, ди. Г.Мөхәммәтшин 4) күч. шигъ. Ирекле, бернәрсә белән дә чикләнмәгән. Дөрес аңлыйсыңдыр, максатым: теләсә ничек һәм йөгәнсез яшәүләргә чакыру түгел, ә бәлки коллык психологиясенең зарарын аңлату. Р.Низамиев. [Тимерша:] Улым, омтылуың яшьлегеңнең йөгәнсез кыбырсуы гына түгелме? М.Хуҗин. Кызына игътибар иткән Кубрат хан, Чәчкә йөзенә чыккан куанычны күреп: «Яшьлек, – дип уйлады. – Йөгәнсез яшьлек». М.Хәбибуллин |