ЙӨГӘНЛЕ с. 1) Йөгән кидерелгән, йөгәнләнгән. Урамга чыккач, ишан хәзрәтләрен көмеш иярле, көмеш йөгәнле, муенына алтын шөлдерек таккан кечкенә ишәк өстенә күтәреп атландыралар. Ә.Еники. Анда --- иясез калган йөгәнле атлар йөренә. Җ.Рәхимов 2) күч. Буйсындырылган, нәрсә дә булса йөкләтелгән. Йөрәк йөгәнле килеш тә Үзенчә атлый икән. Н.Сафина |