ЙӨГӘНЛӘ’Ү ф. 1. 1) Йөгән кидерү. Акрынлап айгырны йөгәнләделәр. Г.Ибраһимов

2) күч. Билгеле бер таләпкә буйсындыру, берәр нәрсә эшләүдән тыю, чикләү. Әмма, нишләмәк кирәк, күңелдә айкалып-чайкалып уянган тойгыларны акыл белән йөгәнләми булмый. Ә.Сәйфетдинов. [Рөстәм] Тиле хисләрен йөгәнләр: утар ягына ялгыш та күз салмас. Н.Гыйматдинова. Бер сүтелә башласа, хәтер йомгагын тиз генә йөгәнләрмен димә. Р.Гыйззәтуллин

3) күч. Үз ихтыярына буйсындыру. Казансу елгасында кызыл-зәңгәр билге белән чуарланган ак җилкәннәр, аның такта көймәсенә аягүрә баскан каһарман кыяфәтле егетләр, җилне йөгәнләргә тырышып, Ослан ягына таба йөзә. Р.Низамиев. Диңгезчеләр алар дулкын кебек: ярга бермәлгә генә сыеналар да кире китеп күздән югалалар. Иярләп тә, йөгәнләп тә яныңда тотып булмый! М.Маликова

4) күч. Нәрсәгә дә булса җитәкчелек итү, эш барышына җавап бирү. Көннән-көн яңарып торган производствоны алар йөгәнли. Р.Хисмәтуллин

5) күч. Билгеле бер максатларда файдалану, асылына төшенеп, кулланырга өйрәнү. Мәшһүр атомчы галим Курчатов 1942–1944 елларда шушы институтта атомны «йөгәнләү» ысулларына өйрәнә. М.Әмирханов

2. йөгәнләп рәв. мәгъ. Көчләп, ирексезләп. [Фәйрүзә Арсланга:] Йөгәнләп алып килмәкче идем сине. Г.Ахунов

Йөгәнләп алу Тиз арада йөгәнләргә өлгерү

Йөгәнләп бетерү Барысын да йөгәнләү; тулысынча йөгәнләү

Йөгәнләп кую Йөгәнләгән хәлгә китереп тоту

Йөгәнләп тору Һәрвакыт, гел йөгәнләгән хәлдә тоту. Шуннан башлап, мин кайгыларымны Гел йөгәнләп торам... Ш.Җиһангирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә