ЙӨГӘН и. 1) Җигеп, атланып йөрү өчен, атның башына кидерелә торган авызлыклы, тезгенле җайланма. Борын ат алырдан алда йөгәнен әзерләп куярга куша торганнар иде. Ә.Еники. Бер читтәрәк кола бия, башын чайкый-чайкый, койрыгы белән чебен-черки куа, аның йөгән тимер-томырлары чылтырап китә. М.Хәбибуллин. [Исламгали] Камыт өстенә ыңгырчак утыртты, сул беләгенә дилбегә, йөгән, аркан элде. М.Юныс

2) күч. Берәр нәрсә эшләүдән тыю, тыеп калу көче; тоткарлый торган сәбәп. Хисләрнең йөгәнен генә бушат, аза да аза, диләр. Н.Гыйматдинова. Адәм баласының теленә йөгән кигезеп булмый, бер сөйләмәсә, бер ычкындыра. М.Маликова. Бүген эмоцияләрне йөгәндә тотарга, авыр эшләр эшләмәскә, йөрәккә киеренкелек тудырмаска. Мәдәни җомга

Йөгәндә тоту Буйсындырып, тыңлатып яшәтү. Йөгәннән ычкындыру Буйсындыра алмау, азындыру, узындыру. Нишләп сез ул юньсез малайны йөгәннән ычкындырасыз? Ф.Хөсни. Йөгәннән ычкыну Таләпләргә буйсынмау, тыела белмәү, үзе теләгәнчә эш итү. Менә шулай итеп йөгәннән ычкына язды Хәдичә. М.Хәсәнов. Йөгәнне каты тоту Җитәкчелек эшендә кырыслык күрсәтү, катгый, таләпчән булу. Хуҗа йөгәнен бик каты тотты шул Сәфәр, бик каты тотты. Хәтта сугышка китәр көнне дә бушатмады. Н.Гыйматдинова. Йөгәнне кулдан ычкындыру Йомшаклык күрсәтү; идарә итү көчен югалту, баш(лык) була алмау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә