ЙОТЫМ и. 1. 1) Авыз куышлыгыннан йоткылыкка таба ашамлыкны, эчемлекне, һаваны һ.б.ш.ны йотып җибәргәндә ясалган хәрәкәт. Соңгы йотымнан соң ул буш касәне Зөннар мирзага сузды. Р.Батулла. «Булмас, ахры, бу» дигән шомлы уйдан өметем киселеп барганда, менәтерә вәт, Ходайның рәхмәтле бирмеш көне, колыным беренче йотымын йотмасынмы! Шәһри Казан

2) Бер тапкыр йотарга мөмкин булган күләм. Галиев сары брезент белән тышланган савытны иреннәренә тидерде, берничә йотым эчеп куйды. А.Сафин. Беренче йотымнардан ук тәненә ут йөгергән Нәҗип икенчесен эчеп куйганын абайламады да… А.Гыйләҗев. Рифкатьнең үтенеченә Хәтмулла карт шунда ук җавап бирергә ашыкмады, тәмәкесен кабызып, бер-ике йотым эчкә суырганнан соң гына сүз башлады. Г.Гыйльманов

2. с. мәгъ. Аз күләмдә, аз гына. «Эх, бер йотым ирек!» – дия-дия, Җаны күпме бәргәләнмәсен, этапларны узган чакларда да Югалтмаган асыл мәгънәсен. Р.Низами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә