ЙОТЫЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. йоту 2) күч. Бирелү, бар игътибары белән берәр нәрсәгә төбәлү, текәлү. Шул сүзләрне әйтеп, егет бабайның күзләренә йотылды. Г.Ибраһимов. Сәяси темаларга язылган әсәрләрне --- йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык. М.Әмир 3) күч. Артык мавыгудан сизгерлеге кимү. Уйларына йотылган Җәгъфар койма өстендәге укчыларның тавыш-тынсыз гына имән бүрәнәләр ышыгына сыенып посуын да, тупчыларның тыз-быз йөренә башлавын да сизми калган иде. Ф.Латыйфи 4) күч. Билгеле бер урыннан ераклашып югалу, берәр нәрсә эченә кереп күренмәс булу. Дымлы тәрәзәләреннән тонык ут шәүләсе җәйрәгән өйләр, еракка өстерәлеп баручы саллар кебек тирбәнеп, салкын яңгыр эченә йотылдылар. К.Нәҗми. Озакламый кошчык кичке караңгылыкта йотылды, ләкин шунда да көмеш тавышы тынып-тукталып калмады. Н.Хәсәнов 5) күч. Чыганактан ераклашып таралу, таралып юкка чыгу. Күк җисемнәре тараткан күзгә күренә торган нурланышның шактый өлеше Җир атмосферасында йотыла һәм Җир өслегенә үк килеп җитми. Астрономия. Галәмнән килгән энергия тиз йотыла. Мәдәни җомга 6) күч. Үз мәдәниятен, телен югалтып, икенче бер халыкка кушылу; ассимиляцияләнү. Шуның өстенә хәвефле бер караш соңгы вакытларда үзен ачык сиздерә башлады: янәсе, татар теленең киләчәге юк, иртәме-соңмы ул йотылырга тиеш... Ә.Еники. Бу халыкның этник йөзен билгеләүче һәм аны саклап калу чаралары булган үзенчәлекләрнең кимүе, аның башка халыклар, аеруча руслар тарафыннан ассимиляцияләнүенә, йотылуына да китерде. Г.Дәүләтшин 2. йотылып-йотылып рәв. мәгъ. 1) Бик нык ашыгып, туймастай булып. Йотылып-йотылып эчтеләр дә, үзләренең кемлекләрен белдерделәр дә алга чаптылар, ди, алар. А.Алиш 2) к. йотлыгып (2 мәгъ.). Тамашачылар аны йотылып тыңлау гына түгел, керфек селкетүләренә хәтле игътибар итәләр иде. З.Фәйзи. Моны ишеткәч, тоткынның күзләре очкынлады, йөзе нурланды, якын туганын күргәндәй йотылып карады. Р.Кәрами 3. йотылган с. мәгъ. Гырылдаулы, карлыккан, утырган. – Ниндидер җыен буласы, ахрысы, биредә, Фазыл Артышевич, – диде Сәфәров, юл буе диярлек сөйләшми килүдән йотылган тавышына ирек биреп. Г.Кашапов Йотыла бару Эзлекле рәвештә, аз-азлап, акрынлап йотылу. Мич авызында җемелдәшкән вак-вак очкыннар, бөркелә-бөркелә янып, сүнәргә теләмәгәндәй, төнлек «бугазы»на кереп йотыла баралар. Н.Хәсәнов Йотыла төшү Бераз йотылу Йотылып бару к. йотыла бару. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә. Ә.Еники Йотылып бетү Тәмам, тулысынча йотылу. Шунда Хәлимнең күзләрендә чагылып, фотосурәтләрдә балкып торган кояш нуры, кырт сынып киткәндәй булды да, җилдә сүнгән лампа яктысы кебек, тынлык тарафыннан тәмам йотылып бетте. Г.Гыйльманов. Әмма мондый глобаль шартларда вак халыкларның йотылып бетү куркынычы бар. С.Ибраһимова Йотылып калу Нинди дә булса тәэсирдән соң кинәт йотылу. [Сәетнең] Әйтеп бирәсе килгәне телендә йотылып калды. Ф.Латыйфи |