ЙОТУ ф. 1) Тел һәм йоткылык мускулларын хәрәкәтләндереп, ашамлыкны үңәч аша ашказанына үткәрү. – Юк, юк, – диде ул һәм, кабалана төшеп, авызындагы ризыкны тумылдатып чәйнәргә кереште. Бер-ике тапкыр йотып бушана төшкәч, дорфа гына өстәп тә куйды. Р.Мөхәммәдиев. Газдал йоту хәрәкәтләре ясады. Ф.Садриев 2) Үзенә алу, сеңдерү (мәс., газны, төтенне, исне һ.б.ны). Кайчандыр аның да иске өлешендәге бакчаларыннан хуш исләр бөркелә иде, ләкин бу хәл озакка бармады, олы төзелеш алып килгән машиналар шау-шуы, күкләргә ашкан ташпулатлар ул исләрне үзенә йотты, сеңдереп алды. Г.Кашапов. Папиросын ул юри генә тарта, төтенен бөтенләй йотмый икән, хәйләкәр! М.Мәһдиев. [Ноябрина:] Аның үпкәсе болай да таза түгел. Ничә ел шахта тузаны йоткан бит әле ул... Н.Кәримова 3) Нәрсәнең дә булса төбенә төшеп китү, үз эченә тартып кертү, суырып алу. Әллә ничә меңнәр, йөз меңнәр минем кеби кабахәт эш эшләгәннәрне күргән, оныткан Кабан күле, минем дә кабахәтлегемне эченә йоткан, минем былчыраклыгымнан да чирканмаган кеби, мине дә эченә йотты. Г.Исхакый 4) гади с. Исерткеч эчемлек эчү 5) күч. Бөтен килеш каплап алу, томалау, чолгап күренмәслек итү. Йолдызларны болыт йотты. К.Кәримов. Әкренләп металл диварларны караңгылык йота. М.Юныс 6) күч. Үзенә бик нык җәлеп итү, үзенә тарту 7) күч. Басып китү, басу, көчлерәк булу. Тик ата каз зарлануыннан туктамады, аның калын авазы Булганин сүзләрен йота, һични аңламыйм. Ә.Гаффар 8) күч. Берәр нәрсәне беткәнче тоту, чыгымлану, сарыф итү. Әнисе биргән акчаны шәһәр тормышы бик тиз йотты 9) күч. Нәрсәне дә булса (мәс., вакыт, көч, чыгым, игътибар һ.б.) үзенә күп таләп итү. Ләкин тотына алмады, үз иҗатын үстерү һәм татар операсын тизрәк барлыкка китерү кирәклеге аның бөтен вакытын йотты. Ш.Маннур. Китаплар, конспектлар, уку заллары Ирекне тәмам йотты. Ф.Садриев. Тик ыгы-зыгылы бу тормыш бөтен игътибарымны йота, бик күп матур фикерләр эш белән мәшгульләнгән араларда югалалар. Мирас 10) күч. Күңелдә булганны яшерү, тышка чыгармау, эчтә саклап калу. Әткәйнең һәр җавабыннан соң, аталы-уллы серләрен тагын да эчкәрәк йотып, иркен сулап куялар иде. Н.Гыйматдинова 11) күч. Басып алу, көчләп буйсындыру (мәс., халыкны, дәүләтне). Шундый заман килде хәзер: ыру – ыруны, дәүләт дәүләтне йота. М.Хәбибуллин. Германиядә фашизм, җиде башлы аждаһага охшап, бөтен дөньяга ут бөрки. Ул инде Чехословакияне йотты. Р.Хафизова 12) күч. к. ассимиляция 13) күч. сөйл. Берәр нәрсәне ялган юл белән үзләштерү. Кеше хакын йоту // Урлау 14) күч. Нәрсәне дә булса (мәс., ачуны, үчне, серне һ.б.ш.ны) тышка чыгармау, белгертмәү, күрсәтмәү, сиздермәү. Без аны, борчуларын эченә йоткан хәлдә, гел эшләп йөргән җирендә, уңыш өчен тынгысыз көрәштә күрәбез. Ф.Хөсни. Ир белән хатын суд бинасыннан чыктылар да, бер-берсенә булган үпкәләрен эчләренә йотып, икесе ике якка китеп бардылар. А.Сафин. Василий Михайлович, оятын-хурлыгын йотып, үз-үзен елмаерга мәҗбүр итте. Н.Фәттах 15) күч. Кайгы-хәсрәтне, газапны һ.б.ны күңелдән генә кичерү, зарланмау. Егет, хәсрәтен йотып, урман буйлап бара да бара. Н.Сәйяр. Рөстәм ят чир белән тагын күпмедер вакыт сырхаулар әле, тагын көннәр-төннәр китергән сагышны йота-йота, эчтән сызланыр. Н.Гыйматдинова. Ире чирләгәннән бирле, Наиләнең чыраеннан сөенү качкан иде, аның чибәрлеген бетмәс нужа, туя ашамау, курку, икеләнүләр, шик-шөбһәләр йоткан иде. А.Гыйләҗев 16) күч. Юкка чыгару, оныттыру. Ул белмимени: шәһәр адәм баласының йөрәген, хәтерен үтерә, шәһәр телне, милли гореф-гадәтләрне йота, сындыра, чүпрәккә чыгара. Ф.Бәширов. Баягы куркулар, бугаздан ала язган һәлакәт Зур Су уртасында калды, аларның барысын да Зур Су үзенә йотты. З.Хөснияр. Колхозлар оештыру, милли политикадагы юнәлешләр җыенны йотты. Казан утлары 17) күч. Бетерү, һәлак итү (сугыш, дошман һ.б. турында). Ә сугыш аждаһасы сәгать саен меңләгән солдатны йота. Ш.Маннур 18) күч. Тәнкыйтьне һ.б. кабул итү. Тәнкыйть кәнфит түгел, аны йота белергә дә кирәк. Р.Батулла ◊ Йотардай булып 1) Ачуланып, усалланып; 2) Зур кызыксыну белән. Йотканны кире костыру Нәрсәне дә булса кире кайтарырга, кайтарып бирергә мәҗбүр итү. Йотып алырдай булып к. йотардай булып Йота бару Һәрберсен, булган берсен рәттән йоту. Саимә дә, бугаз төбенә нәрсәдер терәлгән кебек, әйтәсе сүзләрен эчкә йота барды. К.Нәҗми. Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нитми йота барды. Г.Кутуй. Тыңлаучылар Ибраһим авызыннан очып чыккан һәр сүзне йота баралар. В.Юныс Йотып бару к. йота бару. Үз кайгыларына чумган ир белән хатын урамның каршы ягында катып калган сыңар шәүләнең аларның һәр сүзен йотып баруын күрмиләр, бу турыда башларына да китермиләр иде, әлбәттә. Ф.Латыйфи Йотып бетерү Тулысынча йоту, берсен дә калдырмыйча яки бөтен килеш йоту. [Фокусчы] Ул арада ярты метрлы шпаганы йотып бетерә. М.Мәһдиев Йотып җибәрү Кинәт йоту. Дәшү кая, авызындагы дучмак кисәген тел очы белән әле бер, әле икенче якка этеп-төртеп йөртте дә, ни чарадан бичара калып, чәйнәп тормый гына йотып җибәрергә мәҗбүр булды. Р.Мөхәммәдиев. Елак бала йомшак нәрсәне хәзер йотып җибәрә. Ф.Яруллин Йотып калу Йотарга өлгерү Йотып кую Бер тапкыр йоту хәрәкәте ясау. Аның шулкадәр ягымлы тавышыннан май яккан күмәч тәме килеп, төкерегемне йотып куйдым. М.Галиев. --- дежурный кычкырып укый һәм, алдындагы кружкага күз салып, авыз суларын йотып куя. Җ.Тәрҗеманов Йотып тору Бертуктаусыз йоту. [Хуҗа:] Кеше ашаганны йотып тору яхшы кешенең эше түгел. Н.Исәнбәт. Метро ишеге көне-төне куе төркемне йотып тора. М.Юныс |