ЙОТЛЫГУ ф. 1. 1) Бик нык ачыгу, сусау. Бер чишмәнең суын эчеп бетерердәй булып йотлыктым, ирен иренгә ябышты. Х.Садри

2) Ашаганда, эчкәндә, тын юлына азык яки су китеп тончыгу

3) күч. Ашыгу, дулкынлану, каушаудан һ.б.ш.дан тотлыгып сөйләү яки уку // Сөйләгәндә яки укыганда, авазларны яки сүзләрнең ахырын ачык әйтмәү. Үги әти һаман сөйли, үзе нигәдер йотлыга, иреннәре кайчак калтырап куя. М.Кәрим

2. йотлыгып рәв. мәгъ. 1) Туймастай булып (ашау, эчү, һава сулау турында). Сәет өстәлдә торган графинны алып, стаканны тутыра язып су салды да, тын да алмыйча, йотлыгып эчеп бетерде. И.Салахов

2) Бик нык бирелеп, игътибар белән. Алып батырның йотлыгып тыңлаганын күргәч, Саескан тагы да ныграк дәртләнә төшеп сөйләвен дәвам иттерә. Н.Сәйяр. Наилә Гөлнараны бүлдермәде, керфек какмады, йотлыгып тыңлады. А.Гыйләҗев. Гөлүс газета битләреннән Зур химия төзүчеләре турындагы һәр мәкаләне йотлыгып укып бара иде. Р.Кәрами

3) Комсызланып, тирән сулыш белән эчкә алып, тончыгып (тәмәке тарту турында). Хәниф йотлыгып бер-ике суырды да утлы папиросын, бармак очында әвәләп, читкә ташлады. Н.Фәттах. Берничә тапкыр йотлыгып суырганнан соң, Челем Хәмидулланың авызы сүз тотмый башлады. М.Юныс

4) күч. Бик каты ачы һәм өзек-өзек тавышлар чыгарып

Йотлыгып бетү Тәмам, бик нык йотлыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә