ЙОТКЫЛЫК и. 1) Авыз куышлыгын үңәч белән тоташтырган, төрлечә үзгәрә алган эластик стеналы әгъза. Хәбир абыйның мәзәк атлап йөрүләренә, һәр сүз әйткән саен, йоткылыкларына хәтле күрсәтеп авыз еруларына, күңеленә хуш килгән саен, «Во, Хәбир абыең!» дип куюларына хәтле якын, үз тоелды. Р.Вәлиев. Хикмәт шунда: итнең ярысы соңгы урт тешнең астан ашалган бер киртенә ычкынмаслык булып эләккән һәм йоткылыкта туктап калган иде. Ф.Садриев. Әгъзалардан аскы теш казнасы, муен, муендагы умыртка сөякләре, аңкау, йоткылык, тамак, үңәч аерым игътибарга мохтаҗ. Мәдәни җомга 2) күч. Мичнең алгы ягындагы ачык өлеше. [Гафур] Мич йоткылыгына аркылы агач куеп, шунда оекларын элде. Ә.Баянов |