ЙОТКАЛА’У ф. 1) кбт. форм. к. йоту. «Иләү агасы» дип дан тоткан түрәнең пычрак сүзләреннән җирәнеп, Абдулла чәшкәсен кулына алды, чиркана-чиркана чәй йоткалады. Җ.Рәхимов

2) Сирәк кенә исерткеч эчемлекләр куллану. Теше сызлаганда, Иван Иванович, чак кына җылы биреп, затлы коньяк йоткалый иде. А.Гыйләҗев

Йоткалый тору Әле, хәзерге вакытта аз-азлап сирәк-сирәк йоткалау. Әрле-бирле йөри-йөри, үзалдына мыдыр-мыдыр сөйләнеп, савыттагы сыеклыкны әкренләп йоткалый торды. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә