ЙОТ I и. сир. 1) Көтелмәгән зур зыян, бәхетсезлек; афәт (далада яшәп тибендә тукланган мал-туарның җир өсте боз белән капланган көннәрдә, азык таба алмыйча, ачлыктан кырылуын шулай атыйлар). --- чөнки кышын атлар белән бергә, алар артыннан йөреп, күпсанлы сарыклар, кәҗәләр дә тукланганнар. Менә ни өчен йот – карның бозланып катуы – кайбер төрки телләрдә (казак, каракалпак) «ачлык» мәгънәсен алган. Р.Әхмәтьянов. Арттан гүя йот һәм ачлык куа. Н.Измайлова 2) күч. Күп ашарга яраткан кеше, ашауга комсыз кеше |