ЙО’РТ УРЫНЫ и. Өй, хуҗалык корылмалары һәм ихатасы булган, гадәттә, койма белән тирә-ягыннан уратып алынган урын; русчасы: усадьба. Җитмәсә, ишегалды хуҗасы Зариф Бадамшин йорт урыны өчен болардан елына ун сум акча таләп итә. А.Расих. Дәүләтгәрәй абзыйлар Ленин урамының иң кырыена йорт урыны алып, шунда таудай яңа йорт салып чыккач, --- ике арадагы мөнәсәбәтләр дә суына төшкәндәй булды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә