ЙО’РТ ТУМАСЫ и. 1) Хуҗалыкта үрчетелгән һәм карап үстерелгән мал. Йорт тумасы җирән тай хәзер өч айлык булды инде. Г.Бәширов

2) Үз халкы арасында туып, үсеп күтәрелгән кеше

3) Туган-тумачалар арасында берәр ягы белән аерылып торган яисә гарип, зәгыйфь булган кеше. Нәсел-ыруда арада бер йорт тумасы да була бит ул. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә