ЙОРТСЫЗ-ҖИРСЕЗ с. к. йорт-җирсез. Якын кардәш дип аталырдай барлык дус-ишләре – һәммәсе дә үзе шикелле үк йортсыз-җирсез кешеләр. М.Галәү. Курыкма, ул йортсыз-җирсез бер бәндә түгел, бары бәлагә тарыган кеше. Р.Мирхәйдәров. Ватансыз калгач, сөекле анасыннан аерылгач, йортсыз-җирсез Рудольфның бер генә ышанычы бар иде: аяклары, биюе. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә