ЙОРТЛЫ с. Йорты булган; каралты-курасы, хуҗалыгы булган. Төтенле авыл – морҗалы, ягъни кеше яши торган йортлы авыл. Г.Гобәй. Шәһәрчек янында унбиш-егерме йортлы гына хутор да бар икән. Х.Камалов. Мәскәү елгасы ярында, шул шәһәргә җитәргә биш чакрым чамасы каларак, унҗиде йортлы гына кечкенә бер урыс авылы бар. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә