ЙОРТ-ҖИРСЕЗ с. Тору өчен үз урыны булмаган, сыеныр урыны булмаган. Чүп оясына йорт-җирсез эт-мәчеләр җыела, китә чинаш, талаш, калдык азык өчен тарткалаш. Г.Әдһәм. Акмырза агай, гомере буе Котырыкка эшләп йөреп, хатынсыз һәм йорт-җирсез калган икән, мине һич тә андый хәлгә төшерә алмассыз. Н.Яһудин. Беткәнмени йорт-җирсез исерек йолкыш. Л.Ибраһим-Вәлиди |