ЙОРТ-ҖИР җый. и. 1) Йорты һәм җире булган шәхси хуҗалык. Ярга менеп җиткәч, Сөнгатулла зират астындагы болын, койма, бәрәңге бакчасы аша йорт-җирен күзләде. Ә.Гаффар. Йорт-җир тирәсендә нинди генә кош очмас, ашарга эзли күбесе, тавыкка сипкән бодайга да төшә. Н.Гыйматдинова

2) Өй эче. Йортың-җирең карамаган, эшең карамаган, бала-чагаларның өсте-башы рәтләнмәгән, йөрисең адәм мәсхәрәсе булып, ди... Ф.Бурнаш. [Камәрия] Мәктәптән дә иртәрәк кайткан, аш-суны да бәйрәмчә хәстәрләгән, йорт-җирне дә җыештырып җиһазлап куйган. Б.Камалов

Йорт-җирне учлап тоту Хуҗалык эшләрен алып бару. Хатын-кыз заты шундыйдыр инде ул: йорт-җирне учлап тоту, өйдә учакны сүндермәү өчен яралгандыр. Җ.Рәхимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә