ЙОРТ и. 1) Яшәү-тору өчен салынган яки төрле оешмалар һ.б. урнашкан корылма, бина; өй. Иртәгә үк йорт түбәсен капласын! Һ.Такташ. Урам яктан ике тәрәзәле, ян-яктан ике тәрәзәле, түбәсе уртадан сыгылып төшкән, кайбер бүрәнәләре череп куышланган, бераз гына алга сөрлеккән, бераз гына читкә янтайган, тәбәнәк кенә, иске генә йорт --- үзенең якын дусына ерактан ук сөенеп елмайды. Н.Фәттах. Шәһәрнең кырмыскадай кайнаган кешеләре, биек йортлары, машина-трамвай шавы белән гөрләп торган таш урамнарыннан соң авыл бик бәләкәй, гади, оялчан кебек тоелды. Р.Низамиев

2) Өй һәм аның янындагы хуҗалык корылмалары. Яндырылган йортлар урынында, шомлы булып карачкылланып, мичләр, морҗалар тырпаеп торалар. А.Шамов. [Хәрбиләр] Йорт хуҗасын акрын киенүдә гаепләп, ашыктыруларын белделәр. Р.Гыйззәтуллин. Йортын тартып алып, дәүләт ихтыяҗына файдаланганнар. Мәдәни җомга

3) Ишегалды. Миләштән башка да бабайның байлыгы юк түгел иде: аның өй артында канау белән әйләндереп алган, суга кадәр сузылган йорты бар иде. Г.Исхакый. Һәммәсе дә, йортка чыгып, кунакларны озатып калдылар. Ә.Фәйзи. Йортка да ул [Сара карчык] хәзер таягы белән җитәкләшеп кенә чыга башлады. С.Лашманчы

4) Бер хуҗалык булып яшәүче бер гаилә кешеләре. Сәйдә җиңги, менә кайтыр, менә кайтыр, йортка бәхет алып кайтыр дип, һәркөн ирен көтә башлады. С.Рафиков. Минем улларымны илебезнең теләсә генә кайсы йортында да кунак итеп каршыларлар. Керәләр икән, түр башына утыртырлар. А.Шамов. Йорт башлыгы кая гына сәүдә итәргә барса да, Гөлҗиһан аңардан матур күлмәкләр дә, энҗе-мәрҗәннәр дә сорамаган. Н.Сәйяр // Бер түбә астында яшәгән берничә гаилә кешеләре. Янгын бик тиз куркыныч төскә керде. Бөтен йорт аякка басты. Ә.Фәйзи // Хуҗалык. Җиде йорт бергә оешып, артель төзергә булдык. Ш.Камал. Сүз --- йорт башыннан түләнә торган ясакны җан башыннан акчалата бирелә торган салымга күчерү хакында икән. Җ.Рәхимов

5) Аерым бер максат өчен махсус билгеләнгән бина, корылма (мәс., дәүләт оешмасы урнашкан). «Уку өе» дип аталган бу зур гына, иркен генә бүлмә клуб йортының бер почмагына урнашкан иде. Н.Фәттах. Нурханова сөйләшә-сөйләшә культура йортыннан урамга таба килгән Гаяров белән Әхмәдуллинны күреп алды. М.Маликова. Терлек азыгы цехы һәм мал караучылар өчен яңа кирпеч йорт салынды. Ф.Галиев

6) Ил, дәүләт; туган, яшәгән җир. Сине йорттан аерган Тур тавы – Фәләстиндәге Синай таулары. Дастан. Болгар йорты – минем туган йортым, Матур исемем минем – татар ул. Ә.Мәхмүди. Шушы тыныч еллар эчендә Казанда сәүдә гөрләде, йорт ныгыды, казна тулыланды. Р.Батулла

7) Оешма, учреждение. Казан шәһәренең зур мактанычы бит бу йорт [университет]. М.Әмир

8) иск. Бер нәсел кешеләре, нәсел-нәсәп

9) махс. Кайбер кош-корт, хайван исемнәре белән килеп, кыр, кыргый сүзенә капма-каршы мәгънәдә, хуҗалыкта үрчетеп, карап үстерелә торган кош-корт, хайван атамасын ясый. Ул кәҗәләрне тау кәҗәләренә, кыр кәҗәләренә, йорт кәҗәләренә бүлгәләргә тотынды. Т.Миңнуллин. Буада кыр үрдәкләре бик күп: язын алар күзгә-башка чалынмыйлар, мөгаен, йорт үрдәкләре кебек, бала чыгаралардыр. Хәйдәр

10) Кайбер ашамлык, тукыма, кием-салым атамалары белән килеп, аның махсус производствода түгел, кустарчылык юлы белән әзерләнгән булуын белдерә. Арча кешеләре тәмле йорт сырасын менә шул салаттан пешерәләр инде. Г.Бәширов

Йорт җанлы Йорт эшләренә җан биргән, хуҗалыкчан, йортлыклы. Икенче берәү тыйнак, йорт җанлы, кыю, максатчан, шат күңелле --- дип раслый икән. Р.Низамиев. Зөлхәбирә сөйләп бетергесез йорт җанлы булып чыкты. Килен булып төшүенә атна да үтмәде, Мөслим старшина салдырып куйган шәрә өйне җәннәт итте дә куйды. Җ.Рәхимов. Йорт җылысы Йортта яшәүчеләрнең бер-берсенә якын, җылы мөнәсәбәте. Бу ташны йорт җылысын, гаилә бердәмлеген саклый торган изге нәрсә дип тә саныйлар. Мәдәни җомга. Йорт итү Гаилә корып, көндәлек хуҗалык эшләре белән яшәү. Менә Габрахман тырышып-тырмашып «йорт итә» башлады инде. Ф.Әмирхан. Йортка кертү Кияүгә чыгып, ирне үз йортында калдыру. Каян табылып тора, диген, әни тагы бер ирне йортка кертте. Х.Камалов. Йортка керү 1) Өйләнеп, хатын йортында калу. Йортка керү ир-егеткә хурлык санала. Н.Гыйматдинова. [Сәмигулла абзый] Ерак китмәде китүен, каршы якта иске өен сипләп торгызды да, хатыны белән бишектәге Байтирәген калдырып, биш-алты өй аша гына яшь хатынга йортка керде. М.Галиев. Милләтнең анасын Хәлим әфәндегә кияүгә бирдек. Хәлим әфәнде йортка керде. М.Галәү; 2) Берәр фатирда вакытлыча акча түләп яшәү, вакытлыча фатирга кертү. Сугыш алдыннан ул үзеннән ундүрт яшь кече бер егетне йортка кертте. Г.Тавлин. Йортка төшү Йортны талау, йорт басу, әйберләрен урлау максаты белән йортка караклар керү. Йортка төшү күбәйде. Н.Исәнбәт. Йорт көтү к. йорт итү. Ышту безгә йорт көтү дә ата-ана кайгырту. М.Фәйзи. Йортсыз йомран 1) Гаилә корып, бер урынга төпләнеп яшәмәгән кеше; 2) ирон. Командировкаларда бик еш йөргән кеше, йөремсәк. Йорт тоткасы Хуҗа, башлык, хуҗалыкка җавап бирүче. [Груша түтәй:] Ярый, ярый, Василич, син миннән күбрәк беләсең. Син бит – бу йортның тоткасы. Г.Ахунов. Чөнки, ничек кенә димә, малай кеше – йорт тоткасы. Ф.Хөсни. Йорт тоту Хуҗалык эшләрен алып бару. Шунда карт әти, бу киленнең йорт тотуга барыбер дәрте юк, әйдә, үз эшен эшләсен, дип, әнине үз иркенә куя. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә