ЙОП- кис. «Й» авазына башланган кайбер сыйфатларга ялганып һәм һәрвакыт басымны үзенә алып артыклык дәрәҗәсе ясый торган индивидуаль алкисәкчә (мәс., йо'п-йомшак, йо'п-йомры һ.б.). Картның куллары йоп-йомшак, мамык кеби, бармагында сөяге юк иде. З.Һади. Йоп-йомры, төптән юан чыккан, берсеннән-берсе таза, томырылып торган балалар! Н.Кәримова. Искәндәр белән Рөстәмнең йоп-йомшак ипи телемнәрен төелә-төелә ашаганын күреп, Наиләнең күзенә яшь килде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә