ЙОНЧЫТУ ф. 1) Хәлсезләндерү, талчыктыру, арыту. Карамалы үрләре йончытты яшь хатыннарны. З.Зәйнуллин. Елга буенда көннәр буе чемченеп йөргән малларны, саздан да яман баткак ферма утарында яткырып йончытмас өчен, төнгелеккә дә болында калдыру мәслихәт күрелде. Ә.Баянов. Атлар инде өшәнгән, каладан чыкканнан бирле бертуктаусыз иярдә бару җайдакларны йончыткан, бөтен гәүдәләре ял сорый иде. Т.Әйди 2) Интектерү, җафалау, бик нык борчу. [Ирем мине] Көне-төне орыша, суга, чиксез-хисапсыз йончыта. М.Гафури 3) Ялкыту, туйдыру. --- гел-гел урам һәм рестораннарда йөрү дә туйдыра, йончыта икән ул бер. Р. Мөхәммәдиев 4) хәрби Хәлсезләндерү, көчсезләтү, көчен алу (борынгыларның сугыш ысулы). Күчмәләрнең, шул исәптән һуннарның да, чигенгән булып, кытай гаскәренең иң яхшы өлешен засадага алдап кертүе, аннан соң аны камап алып юкка чыгаруы, дошманны йончыту тактикасы, күп гасырлар үтеп, 1223 елда Идел болгарларының монголлар белән беренче бәрелешендә дә күренә. Г.Дәүләтшин 5) Ашалу, тузу. Көчле җилләр, бозлы яңгырлар, рәхимсез бураннар, берсе җебетеп, берсе туңдырып, кабер ташын да йончытканнар. Г.Бәширов 6) күч. Талау, яшерен ысул белән үзләштерү; бөлгенлеккә төшерү. Шуннан файдаланып, «старшина» дип аталган козгыннар, «оят» дигәннең барын да белмичә, үз кесәләрен калынайталар. Әнә шулар барысы бергә казнаны шактый йончыткан, бушаткан иде бит. Җ.Рәхимов Йончыта башлау Йончытырга тотыну. Күрәсең, юл йончыта башлаган иде: торуы авыр бүген. З.Зәйнуллин Йончытып бетерү Бөтенләй йончыган хәлгә китерү. Мондый «җәннәт» балаларны да, тәрбиячеләрне дә йончытып бетерде. Ф.Сафин. Теләсә кем җигеп, атымны йончытып бетергәннәрдер. Ш.Янбаев Йончытып җибәрү Бераз йончыту |