ЙОНЧЫГАН с. Арыган, талган, хәлсезләнгән. Бик йончыган кыяфәттә бөрешеп кенә утырган «ишан» әкрен-сүлпән генә --- [әйтеп куя]. Ә.Еники. Зал инде арыган, йончыган, талчыккан, аңа бернинди сүз дә, бернинди яңа фикер дә тәэсир итми кебек. Н.Акмалов. – Беләм, егетләр, беләм, арыгансыздыр, – ди бригадир! Аннан, безнең йончыган йөзләребезгә карамаска тырышып, кыенсынып дәвам итә. Татарстан яшьләре |