ЙОНЧУЛЫ с. 1) Арыган, талчыккан, хәлсезләнгән. [Автобустан төшеп] Җиргә аягы тиюгә, [арык гәүдәле ир-атның] йончулы йөзе язылып китте. Р.Мулланурова. Хатынның кыяфәте йончулы, көн эсселегеннән талчыкканлыгы күренеп тора. Ә.Моталлапов 2) Борчулы, газаплы, мәшәкатьле. Кояшның чырае авырудан терелеп килгән кешенеке кебек газаплы, сагышлы, йончулы булып күренде аңа. М.Мәһдиев |