ЙОНЧУ ф. 1. 1) Хәлсезләнү, талчыгу, ару. Аның [бүренең] сөйрәлеп баруыннан яшь хатын аңлады: хәзергә көчләр тигез, чөнки алар икесе дә йончыган. Н.Гыйматдинова. Юлга чыгуыгызны әйтеп телеграмма суккан булсагыз, ичмаса, Можгадан җиңел машинада, йончымыйча, рәхәтләнеп кайтыр идегез. Э.Касыймов. Ничек инде көнозын эшсез йөреп тә шулай йончырга мөмкин әзмәвердәй ир-ат?.. Р.Мөхәммәдиев 2) Газаплану, борчылу, рухи газаплар кичерү. Бу арада күрешкәннәре юк иде, Мөхәммәт абыйсы олыланган, йончыган һәм бик күңелсез кебек тоелды. Я.Зәнкиев 3) Азаплану, зур мохтаҗлык күрү, нәрсәгә дә булса зар булу 4) Бөлү, ярлылану. – НЭП елларында совет хуҗалыгы тәмам йончыды, эздән чыкты, – дип сөйли башлады ул. Ф.Сафин. Кайчандыр гөрләп көн күргән әртил хуҗалыгы бу соңгы кышта, бөтен икмәк запасы фронтка җибәрелеп беткәнлектән, артык дәрәҗәдә йончып, бик авыр хәлдә калган иде. Ш.Маннур 5) Тынычсызлау, җәфалау, тынгылык бирмәү, йончыту. Икенче театрны көтеп ала алмаенча йончыдым. Г.Исхакый 6) Зәгыйфьләнү, сәламәтлеге кимү, хәле начарлану. Еллар буе ашлык агулауда катнашып --- ни сулаганын уйламаган Йосыфның организмы агудан тәмам йончыган, үпкәләре эштән чыккан, бронхларына куркыныч матдәләр кереп тулган булып чыкты. А.Гыйләҗев // Ябыгу, хәлсезләнү (хайваннар турында). Мескен айгыр гомерендә бер генә тапкыр булса да нәсел калдыру куанычыннан авыз итмәгән хәлдә --- суырылып, ябыгып калды, тәмам йончыды, юашланды. А.Расих 7) күч. Тузу, искерү, сәләмә хәлгә килү. [Әти-әнисе Нәҗипкә:] Каралты-кура йончыган, аларны рәтләрбез. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. 1) Борчулы, тынгысыз. Әле күзе дә ачылмаган кып-кызыл җан иясенең иреннәре алсу имчәккә тиюе була, ананың аксыл йончу маңгае кинәт балкып, яктырып китә. М.Кәрим 2) Арык, өшәнгән. Алда – Шаһи картныкылар, аның атлары бик йончу. Г.Ибраһимов Йончып бетү Тәмам йончу, бик нык йончу. Болар күршеләреннән мәңге уздырырга тырышкан булып, ару-талчыгулардан йөзләре саргаеп, тәннәре кибеп, тәмам йончып беткәннәр. Р.Хисмәтуллин. Әмма, карчыкның йончып беткән йөзен күреп, ирен очы белән дә елмаймаслык тәкать таптым үземдә. Ф.Баттал Йончып калу Нинди дә булса вакыттан, вакыйгадан соң йончыган хәлгә килү. Сурия шул арада аның озакка сузылган авыр операциядән соң шешенгән күз кабакларын, йончып калган йөзен күзәтеп өлгерде. Г.Галиев Йончып китү Кинәт, бераз йончу. Кхм, әйе, йончып китмәгәе, дим, киленне әйтәм. М.Хәбибуллин. Көне буе дус-ишләре белән йөреп арыган егет җәйге җылы төн уртасында йончып киткән дә, мастерга да, машинистка да әйтмичә, склад артына чыгып, агач кайрылары өелгән урынга ятып йоклаган. М.Мәһдиев Йончып тору Әле, хәзерге вакытта йончыган хәлдә булу. Гәүһәриянең кәефе шәптән түгел иде, талчыгып, йончып тора иде соңгы араларда. Д.Гайнетдинова |