ЙОНЛЫ с. 1) Йон белән капланган. Үзе [эт баласы] чем-кара, ялтыравыклы йонлы, ап-ак муенлы. А.Алиш. Чиный-чиный бәргәләнгән шома йонлы кара эт башкаларын инде шашыну дәрәҗәсенә җиткерде. М.Галиев

2) к. йонлач (2 мәгъ.). Сәетнең --- йонлы күкрәкле егеткә ачуы чыга башлады. Т.Галиуллин. Нурулла сөякчел, йонлы йодрыгы белән күкрәген төйде: – Бөтен хәсрәте менә шушында аның! А.Гыйләҗев

3) Кыска, тигез чәчсыман җепселләре булган, йомшак төкле (мәс., тукыма)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә