ЙОНЛАЧ с. 1) Куе озын йонлы, йон баскан (хайваннар, җәнлекләр турында). Аяк астына сырпаланып йөргән йонлач песиенә тикле сөйкемле, ягымлы бит ул Сания апаның. Р.Мөхәммәдиев. Шул чак бая гына юл аша бу якка чыгып җиткән аклы-каралы йонлач мәче, --- ялварулы тавыш белән мияулый-мияулый, аякларына сарыла башлады. Җ.Юнусов 2) Куе төкле, төкләре күп булган, йон баскан (кешеләр турында). – У-у-х! – Микола йонлач зур йодрыкларын төйнәде. Р.Ишморатова. Ул арада Йомабикә табак белән кайнар су, сабын китереп бирде, Ташкәй бер кулы белән картның ябык, йонлач муенын эләктереп алды, икенче кулы белән битен сабынлады һәм бритвасын уңга-сулга йөртә башлады. Я.Зәнкиев 3) Йонсыман куе җепселләре булган (үсемлекләр һәм бөҗәкләр турында). Яфрак ярганчыга кадәр шактый алдан чәчәк ата. Алкалары эре, йонлач, утырма. Л.Мәүлүдова. Чәчәк атканда, кабырчыклар ачыла, ә йонлач җимешлек авызчыгы һәм серкәчләр тышка чыгып кала. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы ◊ Йонлач кул(лы) Кемгә дә булса күтәрелергә, кая да булса урнашырга, нәрсәне дә булса табып бирергә ярдәм итә алырлык кеше. Башкалар әнә «йонлач кул»га таянып өскә үрмәләсен, Фидаяров бары тик үз көченә, сәләтенә, ихтыярына таянып менәчәк. Г.Үзиле. Диңгезчеләр арасында «йонлач куллы» агай-энеләре булган кешеләр азмыни? М.Юныс. Ә ул хатын үзе, мөгаен, вакытында башка берәүнең, халык әйтмешли, «йонлач кулы» ярдәмендә күтәрелгәндер. Ә.Сафиуллин |