ЙОН и. 1. 1) Хайваннарның чәчсыман куе төкләре. Адәм дисәң – коны юк, хайван дисәң – йоны юк. Әйтем. Имезүчеләрдә йон алышыну яки йон кою елга ике тапкыр – яз һәм көз көннәре булырга мөмкин. Биология 2) Кеше тәнендәге төкләр (аеруча ир-атларда). Борын, ияк асларында сирәк-мирәк кара йон төкләре тибеп, сакал-мыек эзләре беленә башлаган. З.Фәйзуллин. Куллары зур, йонлач иде, күлмәк җиңнәре тартылгач, беләкләрен куе йон каплавы күренде. М.Хуҗин. Альфред тагын нидер әйтергә авызын гына ачкан иде, зал ишегеннән кар кешесенекедәй бөдрә йон баскан ярым шәрә адәм килеп чыкты. Ф.Садриев 3) Хайваннардан (мәс., сарыктан, дөядән, кәҗәдән) кыркып яки тарап алына торган чәчсыман йомшак җепселләр. Сүзне сүзгә тоташтырсаң, ип булыр; йонны йонга тоташтырсаң, җеп булыр. Әйтем. [Алар] Икенче көнне йон түкләрен Иделгә ташлап агызганнар. К.Тинчурин. Элек бу тарафның кара туфрагында үскән алтын бөртекләре кебек игенне, сарык йонын, төрле хайван тиреләрен, түшкә-түшкә итләрне һәм бәйләм-бәйләм чабаталарны зур баржаларга төяп озатканнар. З.Зәйнуллин 4) Шундый җепселләрдән эрләнгән җеп 5) Шундый җептән эшләнгән тукыма 6) Кошларның тәнендә һәм каурыйларындагы мамык үсентеләр. Алар [чыпчыклар] ашауларыннан туктадылар да, йоннарын купшы кабартып, кытыршы тавышлары белән дәррәү чыр-чу кузгатып җибәрделәр. З.Фәйзуллин. Канатның йомшак йоны иренне генә түгел, бөтен гәүдәне кытыклый сыман. Р.Батулла. Рәукыя апа тагын бер әтәчне суеп өлгергән, йолкый, йоннарын очырып йолкый. Я.Зәнкиев 2. с. мәгъ. 1) Хайваннарның чәчсыман йомшак җепселләреннән эрләнгән. Моның ишегалдында бер ябыгып беткән кеше туламы, нәрсәдер йон җептән бер нәрсә сугадыр иде. Г.Гобәйдуллин 2) Шундый җептән бәйләнгән, сугылган яки эшләнгән. Картның кигән киеме дә әллә нәрсә түгел: сырган тән җылыткыч, чалбары да калын, ботинкасын йон оекбаш белән кигән. Р.Кутуй. Аның кулында зур корык. Корыкның очына йон арканнан элмәк бәйләнгән. И.Салахов. Яшь бала да шулай: бишегендә ятканда торып утыра да үзен каплаган йон юрганнан нәрсәдер эзли, нәрсәнедер алырга тели. М.Мәһдиев 3) Шундый тукымадан тегелгән. Безнең авылның күпме хатын-кызы еллар буена Чуриле урыслары манган йон оек, йон фуфайка, --- киндер әйберсе киеп йөрде. М.Мәһдиев. [Рахманкулов] Зәңгәр йон спорт костюмын киеп җибәргәч, ишеккә үрелде. М.Юныс ◊ Йон батыр Чамадан тыш арттырырга яратучы. Йон да юк, сөт тә юк Бернинди дә файдасы юк, табыш китерми торган. Ул кешедән безнең өчен йон да юк, сөт тә юк: дуңгыз кебек. Н.Исәнбәт. Йон йөрәк Бик куркак, кыюсыз. Йон кабару Ачу килү, ачу хисе биләп алу. Әнә шунысына йоны кабарып китә Закирычның. В.Нуруллин. Йон куну Тормыш шартлары рәтләнеп китү, иркен тормышта яши башлау, табышлы булу. Караклар, хулиганнар куып йөреп, кемгә йон кунганы бар? Г.Мөхәммәтшин. Йон-май түгү Газаплы хисләр кичерү. Ул Бибкәйне инде әйткән дә юк. Гел бергә иделәр авылда. Киткән чакта көч-хәл белән аерылыштылар, картлар әйтмешли, йон-май түктеләр. Ф.Сафин. Йоннан әвәләгән Җебегән, пешмәгән, булдыксыз. Йоннан төргән к. йоннан әвәләгән. Йоннан төрмәгән Ахмак түгел, юләр түгел. Йонсыз мендәргә яткыру Юмалап, хәйләләп алдау. Я, нихәл синең эш? Йонсыз мендәргә яткырдылармы? Әйттем мин сиңа. Н.Исәнбәт. Йон тубалы Тәнен куе йон (төк) баскан кеше. Шуны гына көткән «тәмуг мәчесе», келәшчә кебек куллары белән ике аягымнан эләктереп, мине кисмәккә томырды. «Алдады йон тубалы, мәйтәм, тыпырчынып». З.Мәхмүди. Йон уңаена сыпыру Аныңча эшләү, көенә каршы килмәү, җаена тору. Үтерүче бер мәлгә югалып калды һәм, йон уңаена сыпырып, астан ут йөртә башлады. З.Мәхмүди. Йон урынына өреп очыру Берәр нәрсәне җиңел генә кире кагу, көчле дәлилләр китереп инкяр итү. Йоны коелган яман эт Кешегә яманлык эстәп йөрүче усал, бик явыз кеше. Син – йоны коелган яман эт. Г.Ибраһимов. Йонын кирегә сыпыру Ачуын китерү, кемнең дә булса теләгенә каршы бару. Йонын сыйпаштыру Берәр нәрсә белән юмалап, көенә тору (мәс., бүләкләр биреп, хәйләләп һ.б.). Йонын тетү 1) Бик каты шелтә белдерү, тиргәү, сүгү. [Сабир:] «Пленумнан соң энекәшне ыбыр-чыбырлары белән төяп алып кайтырга да, кара-каршы утырып, йонын тетәргә кирәк юньсезнең!» А.Гыйләҗев; 2) Бик каты кыйнау. Йонын туздыру к. йонын тетү. Йон ятышына сыпыру к. йон уңаена сыпыру. Үзең ничек йонны ятышына сыпырырга беләсең, ә? Оста син, оста. Н.Исәнбәт |