ЙОМЫШЧЫ и. 1. 1) Кемнең дә булса йомышын, кушкан эшен үтәүче; йомышка йөрүче кеше. Моны --- ата-аналары кайчандыр әлеге байларның ышанычлылары, йомышчылары булып йөргән кешеләрнең балалары сөйлиләр. Л.Хәмидуллин. Колшәриф остаз Зөннарны Ханмәсҗет йомышчысы итте. Р.Батулла

2) Хәрби хезмәттә: йомышларны үтәү өчен махсус билгеләнгән кеше. Вакыйган, бу вакытта башкорт ихтилялчеләре Казан әтрафы хезмәт әһеле белән берләшеп килгән чакларында, хөкүмәт Казан йомышчыларын мобилизовать итеп алып, башкорт вә башка гайре рус кузгалучыларына каршы куеп, аларны җиңгән иде. Г.Гобәйдуллин. Йөзен танырлык булмаса да, буе-сыны һәм хәрәкәтләре буенча, Фарукҗан аны хәрби комиссар йомышчысы Рахманколга охшатты. Т.Әйди

3) Берәр төркемнең йомышы йөкләтелгән һәм шундый эшләр белән йөргән кеше, берәүләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы, вәкил. Чөнки А.Невский – татар патшаларының турылыклы йомышчысы. Казан утлары

4) тар. Чапкын. Бу хәбәр белән килгән йомышчыны чак кына кыйнап ташламады Кубрат хан. М.Хәбибуллин

2. с. мәгъ. Йомышларны йомышлау өчен билгеләнгән; йомышка йөргән. Клерк минем эшне офиста Ибне Хаддам исемле кеше алып баруы турында белешмә бирде һәм йомышчы малайны шуны чакырырга җибәрде. В.Юнысов. Башыма ирексездән аңа карата «йомышчы кыз» дигән кимсетүле уй килде. Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә