ЙОМЫШЛЫ с. 1. 1) Йомышы булган. Ханшам, болай ук хөрмәтләп каршы алырсың дип уйламаган идем. Кабул ит, йомышлы кунакка килүем. М.Хәбибуллин

2) Йомыш язылган, үтенеч белдерелгән. Муса бабасы бик үтенгәч, атның нинди бәлагә таруы хакында йомышлы кәгазь дә язып бирде. А.Хәлим

3) тар. XV–XVIII йөзләрдә татарлар арасыннан Россия дәүләтенә хезмәткә тартылган катламга караган. Йомышлы татарлар да, баярлар да бөек кенәзгә нидер әйтергә теләгән иде. Р.Батулла. Типтәрләр, «яңа башкортлар», йомышлы татарлар яки мишәрләр, керәшеннәр – кемнәр алар? Казан утлары

2. и. мәгъ. XV–XVIII йөзләрдә татарлар арасыннан Россия дәүләтенә хезмәткә тартылган катлам. Монда [Казанда] ике меңләп укчы, дворяннар, хөкүмәт мобилизациясенә эләккән татар морзалары һәм йомышлыларының берничә алае булган. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә