ЙОМЫШЛА’У ф. 1. 1) Йомышны үтәү, башкару; хәл кылу. [Учак Сәләх] Нәниләрне бик ярата, бервакытта да каты бәрелми, гел аларның йомышын йомышлый иде. З.Зәйнуллин. Таяк ханның тәхетенә сөялә икән – тыныч бул, борчылма, гасабиланма, ханның кәефе күтәренке, йомышың йомышларга ашык. М.Хәбибуллин

2) күч. Табигый бушануга туган ихтыяҗны үтәү. Әнә ул юлдан читкә борылды, тезләнеп кече йомышын йомышлады. Х.Хәйруллин

2. йомышлап рәв. мәгъ. Атап, багышлап, ниятләп. Мәдинә апа да каядыр барырга йомышлап чыккан бит әнә. М.Галиев

Йомышлап бетерү Йомышларны ахырына кадәр йомышлау, тәмамлау. Атасының йомышларын йомышлап бетерү ихтималын гел истә тотканлыктан, Фарукҗан саубуллашу ягын карады. Т.Әйди. [Равил] Үзеннән алда килгән кешеләр йомышларын йомышлап бетергәч, председательнең янына ук килде. В.Нуруллин

Йомышлый килү Билгеле бер вакытка кадәр эзлекле рәвештә йомышлау; һәрвакыт, гел йомышлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә