ЙОМЫШ и. 1) к. йөкләмә (1 мәгъ.). Ул кемнедер шелтәли, кайсыларына йомыш куша. Р.Батулла 2) Үтенеч, гозер, ялыныч. Хәзер инде, Кәбир әфәнде, штат исеменнән минем сезгә йомыш: сез безгә шул көннәрдә бер лекция укыгыз. Н.Исәнбәт. Апа мине шактый озак көттерде, башка килгән-киткәннәрнең йомышларын үтәде. М.Маликова. Кореялы студент Ли Ин Сан ниндидер йомыш белән Мәскәүгә китте. Г.Тавлин 3) Югары даирә яисә аерым затлар тарафыннан халык өчен дип эшләнгән гамәл. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде. Г.Ибраһимов. Бабайларыбыз, заманында, бик зур миссия белән [Һиндстанга] барганнар, дәүләт күләмендәге йомышлар үтәгәннәр. М.Мәһдиев 4) Берәрсе кушкан эш. [Биби:] Үзләре җүнләп йомыш куша белмиләр дә кешене орышалар. Г.Камал. Алар янында, йомыш йомышлап, кая кушсалар, шунда йөгереп, җиңел сөякле Миңсылу гына бөтерелде. М.Хәсәнов. Хасталарына дәва бирер, мохтаҗларына ихсан кылыр, һәркемнең мөнәсәбенчә йомышын йомышлар. А.Расих 5) Әйтәсе сүз, киңәш; киңәшләшеп хәл итә торган нинди дә булса эш, мәсьәлә, ихтыяҗ. Бер көнне ул ниндидер ашыгыч йомыш белән, шакымый-нитми, Постнов бүлмәсенә керә. З.Фәтхетдинов. Яңгыр вакытында качып калган, әмма аннан соң кичектергесез йомышлары белән сәяхәткә чыккан чыпчыклар, адәм заты якынлашып килгәнне тоеп, пырхылдашып очып-очып китәләр. Г.Үзиле 6) Вакытлыча файдалану өчен сорап алына яки бирелә торган нәрсә. Касыймовлар берәү белән дә аралашмый, күршегә йомышка керми, үзләре йомыш бирми торган карун кешеләр иде. Л.Ихсанова. Безнең өй алардан өч-дүрт йорт аша гына, шунлыктан вак-төяк йомышка алар безгә, без аларга чабабыз. Э.Касыймов 7) күч. Табигый бушануны үтәүгә туган ихтыяҗ. Зират яки каберләр янында табигый йомышларны үтәү тыелган. М.Әхмәтҗанов. Кече йомышы белән ишегалдында булышкан әнкә карчык, комганын ыргытып, өйгә йөгереп керде. Н.Гыйматдинова ◊ Йомыш төшү Көндәлек тормышта берәр нәрсәгә ихтыяҗ туу, нәрсә булса да кирәк булу. Көздән бирле, дүрт ай дәвамында, бергә укысалар да, аның артык аралашкан кешесе юк, моңарчы йомыш төшеп берәүгә дә кергәне булмады. А.Гыйләҗев. Наилә дөп-дөп типкән йөрәген тынычландырырга тырышты: авылның хуҗасына тәүлекнең һәр сәгатендә кешенең йомышы төшү ихтимал лабаса. М.Маликова. Гәрчә шул ук хатыннар, кечкенә генә йомышлары төшсә дә, Мәснәвигә йөгереп киләләр иде. А.Сафин. Йомышы юк Исе китмәү, мәшәкатьләнмәү, кайгыртучанлык күрсәтмәү |