ЙОМЫЧКАЛА’У ф. сир. 1) Йомычка итеп ваклау, йомычкага әйләндерү. Баракларын җылытырга үзләре йомычкалап утын ташыйлар. Н.Фәттах. Юан бер агач төбен каезлый-каезлый, кулын канатып юна, йомычкалый торгач, үзәгеннән нәзек кенә карандаш ясап куанган шикелле ---. М.Галиев

2) Йомычка белән чүпләү

Йомычкалап бетерү 1) Барысын да йомычкага әйләндерү

2) Тирә-якны йомычкалар белән тутыру (чүпләү)

Йомычкалап кую Алдан йомычкага әйләндерү, йомычка әзерләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә