ЙОМЫЧКА и. Агачны яки металлны эшкәрткәндә киселеп, чабылып, юнылып чыккан вак, юка кисәкләр. Пуля кече капканың тактасын тишеп чыкты, Гата карт аяк астына йомычкалар очты. М.Хәбибуллин. Мин кулымны суппорт тоткасына тидердем. Сак кына бордым һәм үткен корыч кискечнең патрондагы металлны «ашап», төтенле йомычка бөтерә башлавын күрдем. А.Расих. [Акмал] Галанка мичкә башта газета кисәкләре йомарлап салды, аннары балта белән бер пүләнне йомычкага ярып, пөхтәләп өйде дә ут элдерде. Г.Ахунов ◊ Йомычканы йомыш итеп Юк нәрсәне, вак-төяк эшне сәбәп итеп. Йомычканы йомыш итеп йөрмә. К.Тимбикова |