ЙОМЫРКА и. Кошларда, кайбер җәнлекләрдә (мәс., ташбака, крокодил һ.б.да) озынча түгәрәк формадагы, төрле төстәге кабык белән тышчаланган күкәй күзәнәге. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. А.Алиш. Аннары атна кичләрен авыл малайлары боларга, сәдака итеп, әз-мәз онын, ярмасын, йомыркасын, сөтен дә китергәлиләр икән. Ә.Еники. [Әни] Пешкән йомыркаларны, калын итеп киселгән казылык кисәкләрен минем алга этәрә. М.Галиев ◊ Йомыркадан җөй эзләү к. йомыркадан сап тапкан. Аны күренекле язучы-публицист, бигрәк тә «Чаян» журналындагы мут хикәяләре белән танылган, һәр нәрсәне тәнкыйть күзлегеннән үткәреп, «йомыркадан җөй эзли» торган Мәгъсүм Гәрәев карап чыккач та, бәйләнер урын таба алмады. Т.Нәҗмиев. Йомыркадан сап тапкан Булмаган гаепне күрүче кеше турында. Йомыркадан чыкканчы әтәч булган Тәҗрибә тупламаган килеш, үзеннән акыллылардан, белемлеләрдән өстен булырга омтылучы яшь кеше турында. Йомырка сарысы кипмәгән Тәҗрибәсез, яшь. Йомыркасы бар тавык кебек [әйләнә] «Урын тапмый, һаман бер тирәдә әйләнгәләп йөри» мәгънәсендә. Йомырка эчендәге сары кебек Иркәләнеп, назланып яшәүче кеше турында. Йомырка эчендәге чебеш Дөньяның асылын белмәгән, күрмәгән, татымаган: тәҗрибәсез, иркә. Ул малай нәрсә генә әле? Анасы куеныннан чыкмаган сабый, йомырка эчендәге чебеш. Н.Исәнбәт |