ЙОМЫЛУ ф. 1. 1) Ябылу, бер-берсенә тию, орыну (иреннәр һәм күз кабаклары турында). --- маңгаендагы ал постаудан тегелгән дәү кызыл йолдыз астында зәңгәрсу күзләре бер йомыла, бер ачыла. Г.Бәширов

2) Үсемлекләрнең чәчәк яфракчыклары кире үз-үзенә җыелу. Төнгә каршы чәчәк үзе дә йомыла. К.Кәримов. Нәҗип салкынга эләккән чәчәк кебек һаман йомыла, куырыла бара. Ф.Яруллин. Көннәрдән бер көнне чәчәкләр үстерергә яратучы Ләбибә апа Ихсанова дачадагы өеннән минем яныма килде. «Ишеткәнең юкмы, кичен йомылып, иртән ачылучы бер чәчәк бар икән, шуның исемен белмисеңме?» – диде ул. И.Юзеев

3) Җәрәхәт, яра кибеп төзәлү

4) к. йомарлану (3 мәгъ.). Бөтен энергиясен бер йодрыкка җыеп, алга сикерергә әзерләнгән барс шикелле йомыла, кечерәя, көч туплый. Х.Ширмән

5) күч. Берәрсе күрмәслек, тапмаслык итеп, нәрсәнең дә булса артына яки эченә кереп яшеренү; ышыклану. Бүген качарга дип карар кылган өч әсир, --- балчык өемнәре арасыннан кача-поса килделәр дә торба эченә кереп йомылдылар. М.Галиев

6) күч. Бәхәсләшүдән туктау, ризалату, сүз көрәштерми башлау. Анда да әле кызлар: «Атмаган куянның итеннән Хәйдәргә – бәлеш, тиресеннән – Зәкәриягә тун», – дигәч кенә авызлары йомыла. Ф.Яруллин

7) күч. Кешеләрдән ераклашу, читләшү; үз-үзенә бикләнү. Әнисе көннән-көн усаллана, телчәнләнә, ә әтисе исә үзалдына йомыла, суына бара. З.Фәйзуллин. Ул инде тәүге көннәрендәге кебек ачыш-табышларына да куанмый башлады, кешеләрдән читләште, йомылды. М.Әмирханов. Нәби көн саен йомыла, ваемсызлана бара. К.Тимбикова

8) күч. Карьерасы үсмичә калу; берәр нәрсә белән чикләнү. Артистлык карьерасы йомылу

9) күч. Үзеннән-үзе хәл ителү, онытылу, бетү. Шуның белән Хәлиулла вакыйгасы йомылды. Н.Гыйматдинова // Төгәлләнү, тәмамлану. Ни дәлил, ни шаһит юк иде, эш шуның белән йомылды. Н.Гыйматдинова

10) күч. Бер-беренә якын килү, кулга-кул тотышып бердәм үзәккә таба хәрәкәт итү. Төркем әле кысылып йомыла, әле таралып җәелә. Ә.Гаффар

11) күч. Юкка чыгу, кушылып, эреп югалу. Әмма, бераз баргач, әлеге эзләр дә юкка чыкты: ком өстендәге тояк эзләре йомылган иде. Р.Батулла. Елгалар, исемен җуеп, диңгез кочагында йомыла. М.Галиев

2. йомылып рәв. мәгъ. 1) Тынычланып, дөньясын онытып. Ирең утыра синең каршыңда, Ул сәҗдәгә киткән кебек утыра, Барыннан ваз кичеп, йомылып. С.Хәким

2) Тырышып, бар булдыклылыгын куеп. Күр абыеңны: йомылып эшләп йөри. Басымчак, сүз тыңлаучан. А.Гыйләҗев

3) күч. Барлык көчкә, атылып, ыргылып. Сөн буеның яшь куаклар каплаган сөзәк иңкүлегеннән йомылып чабып, ат көтүе кайта. М.Мәһдиев

4) күч. Шым гына, сиздермичә, күздән югалырга тырышып. Ул арада шым гына арт ишек ачылды, Зәйнәп йомылып юк булды. А.Гыйләҗев

Йомыла бару Эзлекле рәвештә, аз-азлап, акрынлап йомылу, йомылуы акрынлап көчәю. Әмма Маринкин көннән-көн йомыла бара. Х.Камалов. Җир җимертеп әллә ниләр эшлисе урында, ул үз эченә йомыла бара. К.Тимбикова. Ярлары камышлык, яшел суүсем капланып йомыла барган күл кебек. М.Галиев

Йомыла башлау Йомылырга тотыну. Утка карап утыра торгач, ничә төннәр йокы күрмәгән күзләре йомыла башлады. Н.Хәсәнов

Йомыла төшү Бераз, берникадәр йомылу. [Зөһрәгөл] Бала тапканнан соң бөтен көнен өйдә, ишегалдында бөтерелеп, --- ипи салып, аш пешереп, төтенле учакка таба мүкәләргә тотынган кызларын багып уздыра башлагач, үзеннән-үзе сүрәнләнә, йомыла төште. Т.Әйди. Әйе, чак кына тазара төшкән ахры, йөзе түгәрәкләнгән, соргылт күз кабаклары йомыла төшкән. А.Расих

Йомыла язу Аз гына йомылмый калу. Cy читендә уйдык-уйдык су бөтнекләре, кояш нурларында күзләре йомыла язган төн миләүшәләре, йөнтәс күрәннәр. Ф.Шәфигуллин

Йомылып алу Кыска вакыт эчендә берничә тапкыр йомылу. Аның керфексез кызарган күзләре куркынып челт-челт йомылып алды. М.Юныс. Карчыкның күзләре челт-челт йомылып алды, ул пышылдап: – Балакаем... – диде. Г.Бәширов

Йомылып бару к. йомыла бару. Әнә тагын берсе, күрәсең, ничек йомылып бара. Ш.Камал. Ул йомылып барган керфекләре арасыннан Янчуринның ут сүндерергә дип үрелгәнен күреп калды. Ф.Садриев. Йомылып бара Яралар да, Сабырлана бара Холыклар. Л.Шарова

Йомылып бетү Тулысынча йомылу, йомылган хәлгә килү. Көлгәндә дә аның уң күзе ачылыбрак кала, сул күзе бөтенләй йомылып бетә. М.Галиев. [Аның] Бер керфеге калмаган күзләре кысылып, йомылып беткән. Н.Фәттах. Чәй әзерләп китергән арада күрәм: Гыйлемдарның күзләре үк йомылып беткән. Х.Сарьян

Йомылып йөрү Йомылган хәлдә булу, шулай дәвам итү. Язучының үз-үзенә бикләнеп, йомылып йөрүенә күнегеп бара инде. Ф.Сафин

Йомылып калу 1) Кинәт йомылу. Ханша әле елмая-көлә, шатлыктан тау чишмәседәй чылтырый башлый, әле елга өстенә төшкән иртәнге томан кебек тынып, йомылып кала. М.Хәбибуллин. Ишек тоткасына тотынган Сәмигулла абый ишетелер-ишетелмәс итеп кенә «өч тәңкә» дип кабатлады, ачык ишектән кергән суык пар эчендә йомылып калгандай юкка чыкты. Н.Кәримова. --- һәрбер нәрсә белән кызыксына торган, дәртләнеп, ялкынланып сөйли белә торган, үз фикерләрен яклый белә торган егет тынып, йомылып калды. Н.Фәттах

2) Бөтенләй, тулысынча йомылу; үзеннән-үзе йомылу. Моны искә алуы да авыр. Иң кара хатирә бу. Калсын, үткән көннәр белән йомылып калсын. Н.Гыйматдинова. Чибәркәеваның мәгънәсез үлеме турында курска килгән врачлар арасында да сүз күп булды, мондый сирәк очрый торган вакыйга йомылып каламы соң?! Г.Әпсәләмов

Йомылып килү Акрынлап йомылу, төзәлә башлау. Йомшак җир өстенә кайчандыр тирән яра булып төшкән көпчәк эзләре дә йомылып киләләр. М.Рәфыйков

Йомылып китү Көтмәгәндә, искәрмәстән йомылу. Аяк өсте кайтса да, күзләре йомылып-йомылып китәләр. М.Вәлиев. --- аның сайраганда бер үрелеп, бер киерелеп һәм бер йомылып киткән тамак астын минем үбәсем килә. Ш.Әхмәдиев

Йомылып тору Билгеле бер вакыт эчендә, вакытлыча гына йомылган булу. Ваһапов ике учы белән колакларын томалады, эчендә нидер авыртудан күзләре дә йомылып торды. Х.Камалов. Әйтерсең лә ул кара күзләр юри генә йомылып торганнар. М.Әмир

Йомылып яту 1) Тиешенчә файдаланылмау, үстерелмәү (белем, тәҗрибә, талант, хис һ.б.ш. турында). Бәлки әле малайның атасына карата җылы хисләре уянып та җитмәгәндер. Ул әле үзен сиздермичә, күңел түрендә йомылып ятадыр. Л.Ихсанова

2) Актив эшчәнлек күрсәтмәү, пассив булу. Аларның сүзләре – Мостафаның йөрәгендә бик тирән йомылып яткан тойгыларны, --- ачулы уйларны --- кабызып җибәрделәр. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә