ЙОМЫКЫЙЛЫК и. Йомыкый булу. Халык язмышы өчен борчылучылар, аны йомыкыйлыктан аерып, йокысыннан тизрәк уятырга ашкынучы алдынгы фикер ияләре көрәш мәйданына күтәреләләр. Л.Хәмидуллин. – И-и, йомыкый да соң син, – диде ул миңа, әле һаман да сүз әйтергә кыймавымны йомыкыйлыкка санады. М.Хуҗин |