ЙОМЫКЫЙЛАНУ ф. Йомыкый булу, йомыкыйга әйләнү. Кеше белән сөйләшми, йомыкыйланган. Р.Хисмәтуллин

Йомыкыйлана бару Акрынлап, көннән-көн йомыла бару, йомыкыйлыгы арту

Йомыкыйлана төшү Бераз, тагы да йомыкыйлану. Туйда Георгий, эчеп алгач, Зинаның сүзсез генә моңаеп утыруына тәкәллефсез җавап кайтара, хәтта рәнҗетә дә. Зина тагын да йомыкыйлана төшә. Ф.Углов

Йомыкыйланып китү Нинди дә булса сәбәп белән йомыкыйлык сыйфатларын алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә