ЙОМЫКЫЙ с. 1) сөйл. Аралашмаучан, кешеләрдән аерылып яшәгән, үз эченә бикләнгән. Кайчандыр тын гына, йомыкый гына күренгән классташың рухи яктан шулкадәр үскән, акыллыланган: сөйләшүенә, үз-үзен тотышына таң каласың. Р.Низамиев. Бу якта халык йомыкый. Зур су буенда яшәгән халык белән сөйләштерергә иде сезне. Вәт, сайрап торалар алар. Ф.Сафин. [Урманчы] Йомыкый кеше, аралашырга яратмый торган. Ф.Галиев 2) Аң дәрәҗәсе түбән булган, акыл үсеше артта калган. Күзе тонганчы чөмерде! Йомыкый! А.Гыйләҗев. Тик зерә дә надан Рәсәй кешесе, караңгы, йомыкый. Г.Бәширов 3) диал. Күз кисеме кысынкы булган ◊ Йомыкый авыз Артык күп сөйләшми торган, үз-үзенә йомылган кеше турында. Һи, йомыкый авыз, торасың шунда бер сүз дә әйтә алмыйча. Н.Исәнбәт |