ЙОМЫКЛАНУ ф. Йомык (2 мәгъ.) кешегә әйләнү

Йомыклана төшү Бераз, берникадәр йомыклану, тагын да йомыклану. Бердән, әсирлектә легионерларның күңелләре йомыклана төшкән, күп нәрсәгә ышанмыйлар да бугай. Г.Әпсәләмов

Йомыкланып бару Торган саен йомыклыгы көчәю

Йомыкланып бетү Тәмам йомыкыйга әйләнү

Йомыкланып калу Нинди дә булса хәлдән, вакыйгадан соң йомыклану

Йомыкланып китү Соңгы вакытта, хәзер кемдә дә булса йомык кешегә хас сыйфатлар барлыкка килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә