ЙОМЫК с. 1. 1) Йомылган, ябык. Гәүдәләре чайкалып-чайкалып куя, иреннәре йомык. Йомык булсалар да, чык тамчылары кунгандай, елык-елык килә, көлә, елмая сыман үзләре. Р.Мөхәммәдиев. [Электр лампасының] Яктысы йомык күзгә дә сизелерлек. Г.Тавлин

2) Очлары үзара тоташкан, әйләнеп, түгәрәк ясап ялганган. Кан әйләнеше – бер йомык түгәрәк. З.Хисамов. Тимер чаршау гамәлдә булган чорда без СССРның йомык түгәрәге эчендә яшәдек. Р.Хәкимов. Электромагнитик индукциянең төп законы: йомык контурда барлыкка килгән индукцион электр йөртү көче зурлыгы буенча контур белән чикләнгән өслек аша узучы магнит агышының үзгәрү тизлегенә тигез. Магнитик күренешләр физикасы

3) Чыгу юлы булмаган, томаланган, хәрәкәтсез. --- алардагы фикер сөреше телне аерым шәхес белән генә чикләп, хәтта аңардан да аерып алып, катып калган махсус йомык система итеп карарга, шуның белән аның иҗтимагыйлыгын инкяр итәргә юл калдыра. И.Низамов. Йомык күл

4) Төзәлгән, бөтәшкән. Ни дип, нәрсәгә өметләнеп сөйләшеп торам, йомык яраны тырныйм? А.Гыйләҗев

5) лингв. Сөйләм органнары арасында йомыклык хасил итеп барлыкка килгән (мәс., [м], [н], [ң], [п], [б] һ.б. тартыклар). Йомык авазларны әйткәндә, сөйләм органнары арасында йомыклык хасил була. Ф.Сафиуллина. --- [б] – шаулы, йомык, саф, яңгырау ирен-ирен тартыгы, [п] авазының яңгырау пары. Н.Максимов

6) күч. к. йомыкый. Кара Йомагол йомык кешеләрдән санала, «аның авызыннан сүзне көрәк белән каерып алырга кирәк» диләр. М.Кәрим. Йомылды әбием, дип уйлады Аюхан, файдасыз икәнен белгәнгә сүз озайтмады. Юкка гына кушмаганнар инде аның әбисенә «Йомык Һәдия» дигән кушаматны. Г.Якупова. Шактый ук йомык, аз сүзле күршесенең гәп сатарга шулкадәр үк сәләте бардыр дип, Газиның башына да килгәне юк иде. М.Хәсәнов // Аң дәрәҗәсе түбән булган. Халыкны калада яшәүче культуралыга һәм салада яшәүче йомык авыл кешесенә бүлүнең шактый очраклы, авыл кешесе өчен кимсетүле булуы турында уйлап куйды Габдрахман. М.Юныс

7) күч. Җансыз, тавышсыз, үтә тын. Мондый авыр, йомык тынлык мәет чыккан өйдә генә була. М.Юныс

8) күч. Караңгы чырайлы. Соклану-ярату кебек сирәк килгән мизгелнең рәхәтен эчкә яшереп, йомык чырай белән кабул итә алмыйм. М.Галиев. Минем белән бер аранга туры килгән эре сөякле, какча гәүдәле, йомык чырайлы кеше утлыклардан куралы печән калдыклары алып килде. Х.Камалов

2. и. мәгъ. Ашказаны, карын; авыз, тамак. Тапканын – тамагына, йотканын – йомыгына. Әйтем

Йомык авыз Кирәк сүзен дә әйтә алмаган, юаш кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә