ЙОМША’У ф. сөйл. к. йомшару . Моңарчы нык торган саннары йомшап, буыннары сыекланып киткәндәй булды. З.Фәйзи. Держава эчендә бердәмлек йомшый. Г.Дәүләтшин. Безнең ныклы сафны күргәч, йомшады егет, дусларча гына орышкандай итте. А.Гыйләҗев

Йомшап бетү к. йомшарып бетү. [Тавыклар йөри торган юлның] Туфрагы йомшап беткән, аны кул белән казып тирәнәйттеләр, як-ягындагы ташларны сак кына кузгатып киңәйттеләр. М.Галиев

Йомшап китү к. йомшарып китү. Һәм кинәт кенә Карленның йомшап киткән миеннән бер уй йөгереп үтте, ул шундук айнып китте. Р.Мирхәйдәров. Тез буыннары йомшап китте Габделсәлимнең. Җ.Рәхимов. Ирекнең таштай каткан күңеле йомшап китте. Ф.Садриев

Йомшап төшү Бирешү, юл кую; куркытуга, кызгандыруга яки мактауга бирелү. Башта каты торган кебек иде, аннан тагы үзе йомшап төште. Н.Исәнбәт

Йомшый бару Торган саен ныграк йомшау. Әйтерсең аның бөтен гәүдәсе камыр сыман булып йомшый барды, йомшый барды да, ниһаять, рәхәт кенә сызлатып торган ниндидер татлы бер караңгы эченә иңеп, эреп бетте. Г.Бәширов. --- борынгы профессиональ җыручы-чичәннәрнең бетүе һәм башка шундый сәбәпләр аркасында мәкаль иҗатчылыгында бу алымнар, билгеле, кими, йомшый барган. Н.Исәнбәт. Кар азая, күзгә күренеп юкара, йомшый бара. Г.Якупова

Йомшый башлау Йомшарга тотыну. Урманчыларның йомшый башлаган буыннарына хәл керде, йөзләре алсуланды. Г.Гыйльманов

Йомшый төшү к. йомшара төшү. Әби калдырган «поминка» аракысыннан поп нык кына йомшый төшкән иде инде. Р.Сибат. Асяның аңа карата күңеле йомшый төште. Х.Камалов. Шулай да хатның ахырында тагын йомшый төште. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә