ЙОМШАТУ ф. к. йомшарту. Карлен Татлян шундый сирәк очрый торган кешеләрдән иде: аны спиртлы эчемлекләр йомшатмый, ә киресенчә, эшчәнлеген генә арттыра. Р.Мирхәйдәров. Яманлык күреп күңел ката, ә Хәтирә кебекләр каткан күңелләрне йомшата. Г.Афзал. Менә аяклар җиргә тиде, Рифкать тез буыннарын йомшатып чүгәләде. Р.Вәлиев Йомшата төшү к. йомшарта төшү. [Алинә] Тавышын йомшата төшеп: – Ашыйсың килгәндер әле синең, – диде дә этнең алдына кәнфит ыргытты. Н.Каштанов Йомшатып җибәрү к. йомшартып җибәрү. Өстәл янына килеп утыруга, әнисенең караңгы белән үк торып аны кайгыртып йөрүе Гайнанның күңелен йомшатып җибәрде. Г.Бәширов |