ЙОМШАРУ ф. 1) Йомшакка әйләнү, йомшаграк хәлгә килү

2) Су, дым, җылылык тәэсирендә җебү, изрәү (мәс., юл). Чөнки боз көпшәкләнгән, йомшарган, ярылырга гына тора. Ф.Ибраһимова

3) Тән язылу, тәннең берәр әгъзасы хәрәкәтчәнрәккә әйләнү. Шунда гына келәшчәдәй кыскан бармаклар йомшарды. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Тренировкасыз мускуллар йомшара. М.Юныс

4) күч. Кырыслыгы, таләпчәнлеге кимү, күндәмләнү, юашлану. [Мөсафир Бәдретдин абзыйга] «Мин сезне под суд җибәрермен», – дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар. Г.Тукай. Алай да мин шул сүзләрне әйткәч, ул бераз йомшарды булса кирәк. А.Әхмәт

5) күч. Елау, күңел тулу. Вакыт-вакыт Күңел йомшара да Дәфтәр бите яшькә чылана... Х.Туфан

6) күч. Басыла төшү, бераз җиңеллек килү. Таңга таба авыртуы бераз йомшарды

7) күч. Эшнең барышы, темпы һ.б. акрынаю

8) күч. Тиешле дәрәҗәдә булмау, көче, киеренкелеге, тәэсир көче кимү. Ләкин ул кеше [Гали абый] миннән алдарак председатель итеп сайланып куелган, ул эшне тарта алмаганлыктан, дисциплина йомшарган. Ф.Галиев. Хәзер тәртип йомшарды. М.Хуҗин. Мисаллардагы аерым-аерым җөмлә итеп бирелгән сүзләрне тиңдәш кисәкләргә әверелдерсәк, сөйләмнең тәэсир көче бөтенләй йомшара. Х.Курбатов

9) күч. Физик хәлсезләнү; алҗу, йолчу. Кинәт Фәхри абыйның тавышы ерагайганнан-ерагая башлый, күз кабакларым авыраеп йомылалар, аякларым йомшара... А.Гыйләҗев. Илгиз аңа таба якынлашканда, Фәния әлеге куркынычны аерата сизә иде: аның аяк буыннары йомшара, сулышы ешая, йөрәк каядыр корсак төбенә төшеп тибә башлый... Р.Зәйдулла

10) күч. Салкынлык сизелерлек кимү, җылыту. Суыклар тәмам йомшарды, матур аяз көннәр башланды. Ә.Сәйфетдинов

11) күч. Нәрсәнең дә булса катылык, әчелек сыйфаты кимү

12) күч. Матди як начарлану, акча җитмәү

13) күч. Тупаслыгы, кырыслыгы кимү (сүз, тәнкыйть, тавыш һ.б.). Күзләрендә әүвәлге салкын бозның әсәре дә юк, боз эрегән, карашы йомшарган. Н.Гыйматдинова. Кешегә башта каты бәрелә торган гадәте булса да, соңыннан шактый ук йомшара да белә иде. Ә.Еники

14) күч. Исерү. Яңа ел кичендә ярыйсы гына йомшарып, наян кешенең шаян сүзе итеп, Алмазның телен тарткалап карарга да әзерләнеп килгән иде [Әкълимә]. З.Садыйков. Карт, аракыдан тәмам йомшарып, хәлсезләнеп төшкән иде. Р.Мөхәммәтҗан

Йомшара бару Торган саен ныграк йомшару, акрынлап йомшару. Үз халкыннан шүрләп, Мәскәү кальгасында бикләнеп утырган Чулак Зәнки, Бөек Империясендә кодрәте йомшара барганын сизеп, ил өстенә үзенең опричникларын өсләтте. Т.Мөбарәков. --- утраклыкка көчләп күчерелгән казаклар, төрекмәннәр, кыргызлар, Кавказдагы нугайлар үзләренең яшәү дәртен, активлыгын югалтып, йомшара баралар. М.Әхмәтҗанов

Йомшара башлау Йомшарырга тотыну. Бу – каткан бәгырьнең әкренләп йомшара башлавы иде бугай. М.Хәсәнов

Йомшара төшү Бераз йомшару. Әрнеп әйткәч, егет бераз йомшара төште. Н.Гыйматдинова. Картның мөгамәләсе дә торган саен йомшара төште. Т.Әйди. Сергей да сабырлана калды, баягы катгыйлык та, таләпчәнлек тә беркадәр йомшара төшкәндәй иде хәзер. Ә.Сәйфетдинов

Йомшарып алу Кыска вакытка йомшару. Ана күңеленең йомшарып алуын кыз да сизеп алды. Р.Мөхәммәдиев

Йомшарып бетү Тулысынча йомшару, тәмам йомшару. Бераз суына төшкән егетнең күкрәкләреннән үзенең үбешә-үбешә йомшарып беткән иреннәре белән кытыкларга тотынды. Ф.Яхин

Йомшарып җитү Тиешенчә йомшарган булу

Йомшарып калу Ниндидер сәбәптән, тәэсирдән соң йомшару. Эчтән исә бөтен мускуллары бу кулның матурлыгыннан йомшарып калган сыман иде. Х.Камалов

Йомшарып китү Берәр тәэсирдән соң кинәт йомшару. Кинәт [тракторчы егетнең] кырыс йөзе йомшарып китте. Н.Фәттах. Әхмәтсафаның миһербанлы, игелекле булып, алар өчен борчылуын күреп, [Хәлимә апайның] күңеле йомшарып китте. Ф.Сафин. Алтынчәчнең нык гасабиланганын, теләсә нинди тәвәккәллеккә әзер икәнлеген күреп, Резеда Фәритовна аның тупаслыгын үткәреп җибәрде, киресенчә, йомшарып китте. М.Маликова

Йомшарып тору Әле, хәзер йомшарган хәлдә булу. Әллә ничек, буыннар йомшарып тора. Г.Гыйльманов

Йомшарып төшү Тәмам йомшару. Танышкан көннәреннән үк, Гаярның көчле куллары үз тәненә килеп тиюгә, Нурлыбикә ирексездән тынып кала, йомшарып төшә, тавыш-тынсыз гына аның көченә буйсына. Г.Кашапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә