ЙОМШАРТУ ф. 1) Йомшак хәлгә китерү, йомшак итү. [Фәрихә карчык] Кунакларын келәткә алып кергәч, җәйгән урынын ятарга уңайлырак итеп йомшартты. М.Юныс

2) Тырма, көрәк белән җирне көпшәкләндерү. Муеннарына кызыл галстук таккан балалар, кояш белән торып акчага килеп, яшелчәләрнең төпләрен йомшарттылар, чүп үләннәрен утадылар. А.Алиш. [Сөембикә] Агач төпләре йомшарта. Ф.Садриев. Игеннәр шытып чыгалмыйча интегәләр иде, тырмага төштеләр, йомшарттылар җирне. Г.Кашапов

3) Тәнне язу, мускулларның тартышуын, киеренкелеген киметү, хәрәкәтләндерү

4) Тартып, кысып торган берәр нәрсәне бушайтып җибәрү

5) күч. Кырыслыгын киметү; күндәмрәк, юашрак итү. Соклану һәм мактау сүзләре белән, комплиментлар сибеп кенә йомшартасың хатын-кыз күңелен. Р.Мөхәммәдиев. Кызның һушны алырлык сылулыгы йомшарта каты бәгырьне. Н.Сәйяр. Председатель дә тавышын йомшартты. Б.Камалов

6) күч. Авыртуын баса төшү, әрнүен киметү, җиңеләйтү

7) күч. Нәрсәнең дә булса көчен, дәрәҗәсен, халәтен, торышын, вазгыятьнең киеренкелеген киметү. – Тыңлагыз әле, егетләр, – дидем мин, киеренке хәлне йомшарту теләге белән. – Яхшы чакта китеп югалыгыз. Р.Сибат. Хатын исә вазгыятьне үз кулына алып, хәлне бераз йомшартырга тели иде. Ф.Сафин. Әнил --- аннан соң бу авыр халәтне йомшартырга теләп: – Димәк, Себергә, этап белән, – дип куйды. З.Хөснияр

8) күч. Эшнең барышын, темпын һ.б. акрынайту, сүлпәнләндерү

9) күч. Физик хәлсезләндерү, алҗыту, йончыту

10) күч. Җылыту, сындыру. Кояш җылысы көнне шактый йомшарткан. А.Вергазов. Ә инде февраль бөтенләй йомшартты. М.Хәсәнов

11) күч. Нәрсәнең дә булса катылыгын, әчелек көчен азайту, киметү

12) күч. Су составындагы тозларны эретү. Сода суны йомшарта

Йомшартып әйтү Ипләп, җайлап әйтү, кискен сөйләшмәү

Йомшарта бару Акрынлап, аз-азлап йомшарту

Йомшарта башлау Йомшартырга тотыну. Кызга ялынырга уйламаган егет, «сүз бетте» дигәнне аңлатып, мендәрен йомшарта башлады. Р.Гаязетдин

Йомшарта тору Әле, хәзерге вакытта йомшарту. – Яз килгәч, – диде, – боларны чәчәрсең. Туфракларын йомшарта тор! Г.Ибраһимов

Йомшарта төшү Бераз, тагы да йомшарту. [Давыт] Фәкать тавышын йомшарта төшеп: – Ярый, үзегез генә булдыра алмасагыз, әнә, Гаделша абзый ярдәм итәр, – диде. М.Маликова. Наташаның чәч учмасы Сәйдәрнең борын төбеннән үк узып китте һәм Сәйдәрнең болай да йомшарган ихтыярын тагын да йомшарта төште. Г.Үзиле. Ихтимал булган җәнҗаллар бәрабәренә минем белән килешергә тырышуың күңелне йомшарта төште. Ә.Баянов

Йомшартып алу Вакытлыча, өлешчә, азга гына йомшарту. Көн үзәгендә бераз йомшартып ала, чана юлларында елтыр күлләвекләр күренә башлый. Р.Хафизова. --- самолёт штурвалын түгел, гомерендә велосипед рулен дә тотып карамаган Иванга бомбардировщик белән идарә итәргә кушам. Бераз буыннарны йомшартып алырга исәп. Р.Ибраһимов

Йомшартып бетерү Тулысынча, ахырына кадәр йомшарту; бөтенләй йомшарту

Йомшартып җибәрү Бераз, берникадәр, кинәт йомшарту. Шундый ук осталык белән [юмор аша] катлаулы гына хәлләрне дә шактый ансат йомшартып җибәрергә мөмкин. Р.Низамиев

Йомшартып җиткерү Тиешенчә йомшак хәлгә китерү. Бераз яугаласа да, күп вакытка сузылмый һәм аяк астын бөтенләй йомшартып җиткерә алмый. Х.Мөҗәй

Йомшартып йөрү Әле, хәзерге вакытта йомшарту белән мәшгуль булу. Анда чандыр гына гәүдәле бер карт помидор төбе йомшартып йөри иде. Г.Гыйльманов

Йомшартып карау Йомшартырга тырышу, йомшартырга омтылу. – Килен, кара әле, – диде, – соң без моны кул тырмалары белән йомшартып карасак, ничек булыр икән, ә? Г.Бәширов

Йомшартып кую Йомшарткан хәлгә китереп калдыру. Кешегә ачуланып, дөп-дөресен кискен итеп әйтәсең дә, соңыннан шаяртып, бер җөмлә белән йомшартып куясың. Ш.Галиев. Мостафа тиз генә сәкегә чоланнан каты киез алып кереп салды, урын җәймәсен җәйде һәм мендәр йомшартып куйды. Т.Нәбиуллин

Йомшартып тору Еш, һәрвакыт яки хәзерге моментта йомшарту. Саф һава, кояш нурлары --- [трактор] тавышын чистартып, йомшартып тора шикелле. М.Юныс. Авыр балчыклы туфракларда крыжовникның рәт араларын еш кына йомшартып тору яхшы. А.Девятков, А.Макаревич. Ул тагы да озак кына авыз эчендә әллә тормышның каты почмакларын чәйнәп йомшартып торды, аннары гына әйтеп куйды: – Сиңа яшәү җиңел булмас. Р.Нуруллина

Йомшартып чыгу Башыннан ахырына кадәр, бер-бер артлы йомшарту. Тукландырганнан соң, рәт араларын йомшартып чыгалар, ә үсемлекләрнең төпләрен өяләр. А.Девятков, А.Макаревич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә