ЙОМШАКЛЫК и. 1) Йомшак (I) булу, батучан, тыгыз булмаган халәт; киресе: катылык 2) күч. Юл куючанлык, түзеп торучанлык; киресе: таләпчәнлек. Җитте туктаусыз эчү белән булашучыларга. Мондыйларга аз күрсәтмәдек йомшаклыкны. З.Фәйзи. Ашыгу белән икеләнү, тартышу, алдыңа килеп баскан мәсьәләне тиз генә хәл итә алмау – йомшаклык билгесе. Р.Низамиев 3) күч. Мәрхәмәтлелек, рәхимлелек; киресе: рәхимсезлек. [Потапов:] Мәгариф министры, әгәр студентлар арасында чуалыш була калса, йомшаклык күрсәтмәгез, дип, попечительне кисәтеп куйган. Р.Ишморат 4) күч. Ягымлылык; киресе: кырыслык. – Гөлгенә бүләге, – диде Әнвәр әнкәсенә генә дигән аерым бер йомшаклык белән. Ә.Сәйфетдинов. – Ярар соң, – диде әти, тавышына рәхимлек, йомшаклык билгесе чыгарып. С.Хафизов 5) күч. Җылы булу, җылылык, рәхәтлек. Көченнән килсә, бу сүзен кояш җылыларына, ай нурларына, су тәмнәренә, җилләр йомшаклыгына кушып әйтер иде. Ә.Гаффар. Йокы бүлмәләрендә ниндидер йомшаклык, серлелек [бар]. Ф.Яруллин 6) күч. Ихтыярсызлык, үзеңне кысаларда тота алмау. Иремнең характер йомшаклыгы шунда күренде. Ф.Галиев 7) күч. Тәҗрибә, сәләт җитеп бетмәгәнлек, белмәгәнлек. Бу мәсьәләне төбеннән куптарып, өлкә оешмасына язмакчы идем, орфография ягы шәп булса да, урынына җиткереп язу ягыннан үземдә йомшаклык сизәм. Р.Сибат 8) күч. Берәр нәрсә белән мавыгучанлык, артык бирелүчәнлек гадәте (еш кына начар, хупланмый торган эш турында). Мопассан бер герое турында: «Аның иң зур көче һәм йомшаклыгы яхшылык иде», – дигән кызыклы фикер әйтә. Р.Низамиев |