ЙОМШАКЛАНУ ф. 1) Йомшак I 1. (2 мәгъ.) хәлгә килү; йомшару. Зарарланган җимешләр йомшаклана, чери. Л.Мәүлүдова 2) күч. Йомшаклык күрсәтү, кырыслыгы кимү. Ә бу көнне Сәрия йомшаклана. Ушлырак ирләр шуңардан файдаланалар. Ниндидер четерекле кәгазьләргә кул куйдырырга киләләр. Х.Камалов 3) күч. Салкынлык кимү, җылыракка әйләнү, җылытып җибәрү. Бәхеткә, климат әйбәтләнү, йомшаклану һәм җылыну ягына үзгәрде. Р.Фәизов Йомшаклана бару Торган саен ныграк йомшаклану Йомшаклана төшү Бераз йомшаклану Йомшакланып бетү Тәмам, бик нык йомшаклану Йомшакланып калу Нинди дә булса вакыттан, вакыйгадан соң йомшаклану. Тупас телле, каты куллы комсомол башлыгының йомшакланып калуына авылдашлары да игътибар итте. Рифә Рахман |