ЙОМШАК II и. 1) диал. Калач, бодай икмәге. Килен йомшакларны пичтән чыгарды гына // йомшагы тарт. форм. Икмәкнең эчке өлеше. – Малайлар үсте, эшкә ярады. Ай саен акча килеп тора, – диде карт, тешсез уртлары белән әкрен генә ипи йомшагын әвәләп. Н.Фәттах. Тагы бер мизгелдән кулыма ипи йомшагы тотып, күгәрченне куркытудан сагаеп, ипләп кенә балкон ишеген ачтым. Р.Мөхәммәдиев. Хәлфә теге балдакны, кесәсеннән тиз генә чыгарып, ипи йомшагына әйбәтләп төрә дә тәвә кошының алдына ипләп кенә ыргыта. Ә.Еники

2) йомшагы тарт. форм. Тере организмның тән тукымасы, тәненең итләч, мускуллы урыны

3) йомшагы тарт. форм. Яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең тышча эчендәге итләч өлеше. Алай да эчендәге йомшагы алынган кабак мисалында калмады остазы. Җ.Рәхимов. [Штрейфлинг алмаларының] Йомшагы аксыл-сары, кайчакларда алсурак та була. А.Девятков, А.Макаревич

4) йомшагы тарт. форм. Баткак, балчыклы урын. Авыл урамы су эчендә. Урамны иңләп бер комбайн туктаган, алгы корылмалары кара балчыклы юл йомшагына сеңгән. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә