ЙОМШАК I с. 1. 1) Кул белән тотып, капшап карауга яки тою-сиземләүгә тыгыз булмаган; киресе: каты. Тиз генә, эләктереп, самавырын да куя, --- хәлфә астына йомшак юрган да җәя, таянырга мендәр дә ташлый. Ә.Еники. Мамыктай йомшак, сөттән ак кар өстендә калган эзләрен күзәткәндә туган хозурга бер-береңне ярату ышанычы да өстәлде. Ә.Сәйфетдинов. Йомшак, затлы тиредән тегелгән чигүле чүәкләрнең башы үләнгә ышкылып ялтыраган. Ә.Гаффар

2) Күперенке, кабарынкы; симез, майлы. Ул [Газиз] Мәрьямне коридорда очратты да, котлыйм, дип, тәмам югалып калган кызның маңгаеннан йомшак иреннәре белән үбеп тә алды. М.Маликова. Альфредның укырга керүе, Руфинә белән бер төркемдә укыячагы турында ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәт аларны берәм-берәм кочып чыкты, ә кызны йомшак, итләч аркасыннан шапылдатып сөйде. Ф.Садриев

3) Ефәк сыман, нечкә, нәфис (чәч, йон һ.б. турында). Кунак бабай Илсөярнең йомшак сары чәчләрен сыйпады да, куеныннан алып, аңа тагын бер алма бирде. Г.Гобәй

4) Бөгелмәле-сыгылмалы, каты булмаган. Мәрьям җитди әсәрләр, һич булмаса, квартир хуҗасының эшенә бәйле справочниклар табарга өметләнеп, өске киштәләргә үрелер өчен, йомшак креслога менеп басты. М.Маликова. Эштән арып-талып кайткач, йомшак кәнәфигә ятып хәл җыярга гадәтләнеп киткән идем. А.Сафин. Йомшак утыргычлар өр-яңа кызыл бәрхет белән тышланган. В.Юныс

5) Сөрү-казуга, эшкәртүгә җиңел бирелүчән, көпшәк. Төзелеш 5 мең гектар җирдә алып барылачак. Монда уңдырышлы, мамыктай йомшак кара туфраклы басу-кырлар да, хәтта сугарыла торган җирләр дә эләгә. М.Әмирханов

6) күч. Сәламәтлеге кимегән, физик яктан көчсез, хәлсез булган. Иммунитет йомшак, шуңа күрә төрле лимфатик бизләр, бавыр, баш авыртырга мөмкин. Мәдәни җомга

7) күч. Зәгыйфь, көчсез, начар (ишетү, сизү, игътибар һ.б.ш. турында). [Бабай:] Кычкырыбрак сөйлә, колагым йомшаграк. Нәрсә дисең? Г.Гыйльманов. Күзләре генә бирешкән. Яшьтән үк күзгә йомшак булган, күрәсең. Б.Камалов

8) күч. Чагылыш дәрәҗәсе гадәтидән кимрәк булган, көчсез, әкрен. Чуар пыялалар белән бизәкләп эшләнгән зур тәрәзәдән кабинеттагы авыр мебельләргә йомшак яктылык сибелә. К.Нәҗми. Алда өстәл сәгате текелди. Тавышы йомшак аның, ялыктыргыч. А.Сафин. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк: йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. М.Мәһдиев

9) күч. Тыныч холыклы, тыйнак, күндәм; ихтыярсыз. Минем улым – йомшак күңелле бала. А.Гыйләҗев. Зиннәт абый – йомшак холыклы кеше. Г.Тавлин. Әтиемнең характеры үтә йомшак, ул тормышка җитәрлек әзерлек белән кермәгән һәм шуның аркасында заман рөхсәт итмәгән бер хата артыннан икенчесен ясаган. А.Расих

10) күч. Җиңел, җитез хәрәкәтле. Тагын менә бу югарыга таба күтәрелүне, чиләк авырлыгын, әнинең йомшак адымнарын, артта энекәшнең сызгыргалап баруын тою – барчасы җанга тыныч бер рәхәтлек бирә. Ә.Гаффар

11) күч. Күңелгә ятышлы, ягымлы; сөйкемле, мөлаем. Туры сүз тимерне тишәр, йомшак сүз кылычны кисәр. Мәкаль. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады. Г.Ибраһимов. Йомшак, назлы музыка кәефне күтәрә. Т.Галиуллин

12) күч. Температурасы чагыштырмача югары булган, җылы; киресе: суык. Йомшак, назлы дала җиле исә. Р.Батулла. Урта диңгезнең йомшак һавасы гасырлар буена табигый сайлау ясап, кешене камилләштерәме әллә? В.Юныс. Ишекне ачуга, йомшак яз җиле назлап чәчләрне сыйпады. Н.Гыйматдинова

13) күч. Тәэсир итү көче аз булган, түбән градуслы (алкоголь, кислота һ.б.). – Ә нәрсә ул коньяк? – дип соравыма: – Хатын-кызлар гына эчә торган иң йомшак эчемлек, – дип аңлаттылар. Ф.Чанышева

14) күч. Тиешле дәрәҗәдә түгел, начар; әзерлексез, кимчелекле. Киң танылган язучыларыбызның илһамланып, тирән уйланып иҗат ителгән, бер дигән әсәрләреннән соң ук әлеге авторларның иҗат мөмкинлекләреннән күп түбән, йомшак әсәрләре басылып чыкты. Ф.Хатипов. Үзеңдәге көчле һәм йомшак, уңай һәм кимчелекле сыйфатларны, холык-фигылеңдәге үзенчәлекләрне яхшы белү шарт. Р.Низамиев

15) күч. Таләпчәнлек җитмәгән, кырыс, катгый булмаган, гуманлы. Җинаятьчеләргә закон артык йомшак шул бездә. З.Фәйзи

16) күч. Үз вазифасын начар башкарган, белеме түбән, әзерлеге җитешле булмаган. Авыр якка, чиргә-бүсергә төрттерде ул, белем ягы сайрак иде шул Габдрахманның, урысчасы да йомшаграк. Р.Сибат

17) күч. Буяуның, карандашның төсе артык ачык, җете булмаган. Бу хатынның һәр рәвешен тасвирлау өчен, төрле буяулар, төрле стиль таләп ителер кебек. Әйтик, --- чәй янында кызы белән сөйләшкәндә – импрессионистларга хас йомшак акварель һәм нурлы да, томанлы да төсмерләр ---. М.Маликова. Илле тугызынчы меридиан белән унберенче параллель очрашкан җирдән бер сантиметр гына читтә йомшак карандаш белән кораб сурәте ясап куйганнар. М.Юныс

18) күч. Составында минераль тозлар аз булган. Дим елгасы Агыйделдән күпкә тар. Ул йомшак сулы. С.Поварисов

19) күч. Эшләнеше, сыйфаты ягыннан начар булган. Ашыгып ясаганлыктан, либертиларның корпуслары йомшак чыккан. М.Юныс

20) күч. Кайбер диалектларга хас булганча, сөйләмдә нечкә әйтелә торган (мәс., к, г авазлары). Дәү әнием минем соргылт күзле, йомры гына гәүдәле, күңелле итеп, чистайлыларга хас йомшак мишәр шивәсендә сөйләшә. А.Расих

21) күч. Техник эшләнеше һәм комфортлылыгы ягыннан башкалардан югарырак класслы, уңайлыклары күбрәк булган. --- очы-очка ялганып җитмәгән икән – «йомшак вагон» дипме, өстәп түләргә туры килде. Ш.Галиев. Рөстәм йомшак вагонга кайтып кергәндә, Яков Михайлович купеда ашап-эчеп утыра иде. Г.Кутуй

2. рәв. мәгъ. 1) Сизелер-сизелмәс, җиңелчә. Йомшак кына искән җил белән селкенәләр, йөрәкне җилкендерәләр. А.Алиш. Мин аның кулы каты дип хәтерли идем, ә бу юлы кыюсыз, йомшак тотынды ул миңа. М.Маликова

2) Ихтирам белән, ягымлылык күрсәтеп, хөрмәт итеп. Йомшак сөйли, йомшак мөгамәлә кыла. Г.Ибраһимов. Дога тәмам булгач, патша хәзрәтләре ишан хәзрәтләреннән исәнлек-саулыгын, озын сәфәрне ничегрәк кичерүен йомшак кына сораша. Ә.Еники. Картының гадәттән тыш йомшак сөйләшүе аны сагайта, ул инде бөтен нәрсәне аңлаган, ләкин һаман да иренең эшен шаяруга алырга тели. Р.Хәмид

3) Җайлап, ипләп, җиңел хәрәкәт белән. Песи кебек әкрен, йомшак атлап йөри... К.Хәмзин. Абзый, гөрелдәп сөйләнә-сөйләнә, мине бүлмәгә алып керә, йомшак итеп урынга яткыра. С.Хафизов. Тикшерүчем телефон трубкасын йомшак кына итеп үз урынына куйды. Г.Тавлин

4) Әкрен, сүлпән барган (темп, үсеш һ.б.ш. турында). «Ярыш»тагы кимчелекләрнең башка хуҗалыкларда да күзәтелүен, [беренче секретарь] Шәвәлиев командасының йомшак эшләве нәтиҗәсе икәнлеген әйтте. Ф.Садриев

3. йомшагым и. мәгъ. тарт. форм. Ярату, иркәләү хисе белән әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Бака әйтте: «Матурым!», Керпе әйтте: «Йомшагым!» Ш.Галиев

Йомшак авыз Оештырып сүз әйтә алмаган, булдыксыз, пешмәгән. Без үзебез дә шул йомшак авыз. Ш.Камал. Без үзебез дә шул йомшак авыз, күптән тотып өйләндерәсе генә бар иде. Г.Камал. Йомшак алтын эфв. Кыйммәтле мех. Бабам шунда баш приказчик булып, «йомшак алтын», ягъни затлы мехлар белән сәүдә итә башлый. А.Хәсәнов. Йомшак баш(лы) гади с. Ахмак, тинтәк, акылы тулы түгел. Йомшак җәеп, катыга утырту 1) Күңелгә ятышлы сүзләр белән юмалап, уңайсыз хәлдә калдыру. – Минемчә, Фәйзулла да астыртын гына дөнья болгата монда, – диде Тураев, кыза башлап. – Беләм инде аны, йомшак җәеп, катыга утыртырга дисәң, Хуҗаевка гына куш. Т.Әйди. [Миңзаһит:] Син, йомшак кына итеп җәеп, катыга утыртмакчы булдың инде, Сабитов, ә? Ф.Садриев; 2) Каты бәрелмичә, гади сүзләр белән бик үтемле, тиешле нәтиҗә ясарлык итеп әйтү, тәнкыйтьләү. Әнвәр Сергейның: «Тормыш алга барсын дисәң, көрәшергә өйрәнергә кирәк... Эчке мохиткә күмелеп, дөньяны үзгәртүне көтү – пассивлык», – дип әйткәннәрен исенә төшерде. – Йомшак җәеп, катыга утырту булып чыга бит бу... Ә.Сәйфетдинов. Йомшак җир 1) эвф. Арт сан. [Дүрәнкәсе] Аның аяк-куллары белән тыпырчынуын, кыбырсуын уйлап та бирмичә, йомшак җиренә ипләп кенә шапылдата-шапылдата, һаман такмаклавында булды. Н.Фәттах. Маңгаена «мөгез» чыгуга да, тез күмәчләренең зәңгәрле-күкле күгәрүенә дә, йомшак җирнең суелып-чиләнеп чыгуына да чыдады рус малае. Б.Камалов. «Хәзер ул матур, саллы кулы белән яңакка китереп сылаячак яисә минем йомшак җирдә импортный итегенең эзен калдырачак». Т.Галиуллин; 2) к. йомшак як (1 мәгъ.). Йомшакка утыртып, какка аунату к. йомшак җәеп, катыга утырту. Йомшак көлү эвф. Юмор. Укучым, үзең дә сизәсеңдер инде, бу китаптагы мәзәкләрдә ике канат бар: берсе – тарихи факт, икенчесе – юмор, ягъни йомшак көлү. Т.Нәҗмиев. Йомшак куллылык Таләпчәнлек җитешмәү, катгый була белмәгәнлек, тиз килешүчәнлек. Йомшак күңелле Тәэсиргә тиз бирелүчән, әсәрләнүчән, кызганучан. Йомшак кына итеп әйткәндә Әдәплелек күрсәтү йөзеннән каты, усал сүзләр әйтүдән тыелып калуны искәрткәндә кулланыла. Йомшак муен Җебегән, кеше фикеренә тиз бирелүчән, тиз сынучан. Йомшак сыйпап, каты егу к. йомшак җәеп, катыга утырту. Йомшак телле Әдәпле, ягымлы, күңелгә ятышлы итеп сөйләүче. Сабада практика үткәндә, Зөфәр Харисов, Әлфияне «йомшак телле» дип, бераз арттырып та җибәрде. Т.Нәҗмиев. Борчылма син аз гына да, энем, Тимәс сиңа җәбер-золымнар. Чәнечкеле ал гөл түгел, синең Бәрхет үскән йомшак телең бар. Ә.Исхак. Йомшак тотып катыга утырту к. йомшак җәеп катыга утырту. Йомшак түшәп, катыга утырту к. йомшак җәеп, катыга утырту. Йомшак урын к. йомшак җир. Йомшак як 1) Җитешсез як, кимчелек. Нурлыбикә сөйкемле сөяк Эдикның йомшак якларын белә. Г.Кашапов. Ят ирләрнең берсе: – Ну что же, хатын-кызга артык таләпчән килергә ярамый, – дип акыл өйрәтә иде. – Аның йомшак якларын кичерергә тиешбез. М.Маликова. Бер-беребезнең чамасын тарттык, йомшак якларын капшадык. Ф.Хөсни; 2) Үз принципларына каршы барырга мәҗбүр булу, берәр нәрсәгә юл куючанлык, ирексездән бирелүчәнлек; 3) Бик бирелеп, артык мавыгып, кызыксынып башкарыла торган шөгыль. Шуңар күрә бер йомшак ягым бар: табигатьне, урман кошларын бик яратам. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә