ЙОМУ ф. 1) Ябу, йомык хәлгә китерү (күзне, авызны). Егет көтелмәгән дәһшәттән һушын җуйган кызны кулына алып, очкыннар яктылыгына түзәлмичә, күзләрен йома. Н.Сәйяр. Карчык, күзләрен яртылаш йомып, еракта калган яшьлек хатирәләре дөньясына чумган. М.Юныс

2) Бармакларны уч төбенә бөгү

3) Берәр нәрсәне уч төбенә алып яки салып, бармакларны бөгү. Егет Рәхиләнең кулларын үзенең җылы учларына йомды. Ф.Сафин. – Талиягә бирерсең. Миннән бүләк. Югалтмасын, – диде. – Бирермен, – диде Әкълимә, абыйсы биргән бүләкне тиз генә учына йомып. Н.Фәттах

4) Бетерү, тәмамлау. План юк иде, сүзне йомарга тырыштым. М.Мәһдиев. Ничектер шулай, чәй эчеп утырган чагында, Акмал бер мәртәбә сүз чыгарып караган иде, Шаһислам әңгәмәне тиз йомды. Г.Ахунов

5) күч. к. йоту (13 мәгъ.). Алай гына булса, бәлкем, эшне зурга ук җибәрмичә йомарлар иде. З.Хөснияр

6) күч. Сиздермичә, күрсәтмичә үзләштерү, бирмичә алып калу. Совет тирәсенә елышкан җыен әтрәк-әләм йома малны. Ф.Сафин

7) күч. гади с. Тавыш-тынсыз гына юк итү, үтерү. [Сәлим хан:] Илче Садакны да йомдыгыз, кем үлтерде? М.Хәбибуллин

Йом да борыныңа тык Бик нәфис, нечкә, затлы материяне мактап әйтү. Йоммый, түгеп ява Бик каты елау, күзләрдән туктаусыз яшь агызу (елак бала турында). Йомып калдыру Берәр җинаятьне, гаепне һ.б.ш.ны җәмәгатьчелектән яшереп калдыру, эзен югалту. Димәк, бу фаҗигане шыпырт кына йомып калдырырга мөмкин булмаячак. Т.Әйди. [Лилия:] Сатира Гыйззәтовна, юк инде. Өч кызның әйберләре югалды, йомып калдырдыгыз. Д.Салихов. – Мин үземне якларга җыенмыйм, ә авариягә китергән кимчелекләрне йомып калдырганга борчылам, – диде ул. Х.Камалов

Йома төшү Җиңелчә, бераз, сизелер-сизелмәс йому. Шул чакта баядан бирле җыендагы сүзләргә колак салып, ияренә таянып утырган Сатымкол агай, сыңар күзен йома төшеп һәм теш арасыннан гына бер төкереп, әйтеп куйды. Ч.Айтматов

Йомып алу Азга, кыска вакытка йому. Җәүдәт кара күзләрен тагын бер чытырдатып йомып алды. Ә.Исхак. Әхмәдулла абзый кытыршы учлары белән кулымны йомып алды. Р.Бәшәр

Йомып бару к. йотып бару. Рәҗәпов әйткән һәр санны авыз эченә йомып бара иде. Ф.Сафин

Йомып бетерү Тәмам, тулысынча йому. Тәминдәр сул күзен бертын бөтенләй йомып бетереп карап торды. М.Галиев. Хәбир, --- болай да кысынкы күзләрен бөтенләй йомып бетереп, рәхәтләнеп бер көлде дә кинәт җитдиләнеп сүз башлады. А.Әхмәтгалиева

Йомып килү Моңарчы, хәзерге вакытка кадәр йому

Йомып кую 1) Кинәт йому. Карт күзләрен мелт-мелт итеп йомып куйды. Ш.Камал

2) күч. Берәр нәрсәнең әһәмиятен юкка чыгару, каплап китү. Хыял-уйларны аның үз сүзләре йомып куйды. М.Хуҗин

Йомып тору 1) Билгеле бер вакыт дәвамында йомган хәлдә тоту. Ишан хәзрәт тагын китапка бөгелә, озак кына селкенә-селкенә укый, тынып күзләрен йомып тора, аннары тагын укый. Ә.Еники. [Хөсәен] Бермәл күзләрен йомып торды. А.Расих. Зәнфирә, хәтерләргә теләп, ахрысы, күзләрен йомып торды. Ф.Садриев

2) Әлегә, хәзергә йому, вакытлыча йому. Юлдашыңның бер күзе сукыр булса, ике күзеңне йомып тор! Мәкаль

3) Һәрберсен, булган берсен йому. Үзләре өчен һәр уңайсыз эшне йомып тордылар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә