ЙОМРЫЛАНУ ф. 1) Йомры формага керү, йомры булу. Бу агач үсә барган саен йомрылана. А.Девятков, А.Макаревич. Мегастробиллар озынча – йомырка сыман, өлгергәндә йомрылана, куе кызыл төскә керә. Л.Мәүлүдова

2) күч. Түгәрәкләнү, тулылану. --- ул әле гәүдә үсеше белән бөтенләй бала иде. Аның гәүдәсе йомрыланып, тулып җитмәгән. М.Җәлил

Йомрылана бару Торган саен ныграк йомрылану

Йомрылана башлау Йомрыланырга тотыну

Йомрылана төшү Тагы да, бераз йомрылану

Йомрыланып бетү Тәмам, бик нык йомрылану

Йомрыланып җитү Тулысынча йомрылану

Йомрыланып калу Йомры хәлгә килү. Ул [Ислам] үзенә яны белән иелеп плитә янында булашкан Мәрьямнең юка күлмәк кигәч тагын да йомрыланып калган сылу гәүдәсенә --- карап торды. Н.Фәттах

Йомрыланып килү Эзлекле рәвештә йомрыланган рәвеш алу

Йомрыланып китү Әле, соңгы вакытта йомрыланган рәвешкә керү. Бер айдан соң Гөлйөземнең битенә элекке матурлыгы кайтты, тәне тыгызланып, гәүдәсе йомрыланып китте. М.Әмирханов. --- сиңа [Әхмәтсафа] өч ай дәвамында хезмәт хакы – айлык түләп тордык, ашханәдә тамак туклыгы иттердек, әнә чыраеңа бак: тазарып, матураеп, йомрыланып киттең, күз тимәсен... Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә