ЙОМРЫ I с. 1. 1) Түгәрәк, шар формасында булган. Йомры ипине яңадан урталайга кисеп вакыт әрәм ителсә, бу ипине бер генә кисәргә кирәк. Н.Сәйяр. Мәзин «караклар»га үзе тырнак белән дә чиртмәгән, ләкин икесенең дә кулларына берәр йомры таш тоттырып, бер-берләрен кыйнарга кушкан. Г.Тавлин. Такыр итеп кырылган йомры башлар җиргә ятып тыңлый, үрелеп-үрелеп күзәтәләр юлны ---. Р.Мөхәммәдиев 2) Аркылы кисеме түгәрәк булган озынча әйберләр турында. Урамга йомры агачлар түшәп, җәяүле йөрү өчен, кырыйларына юллар ясалган иде. М.Гали 3) Симез, тулы тәнле, юан. Күрәсең, әнә шулай туйганчы йоклап өйрәнелгәнгәдер инде, теге көнне иртүк, әле көн яктырганчы ук, җиңги үзенең нык, йомры куллары белән беләгемнән эләктереп... [алды]. В.Нуруллин. Сәке астыннан, күзләрен уа-уа, заправщик – теге, директорга үзенең «почмагын» бүләк иткән, йомры егет чыкты. И.Салахов. Биниһая күп кеше арасында кыска итәкле, уттай кызыл күлмәк кигән йомры гәүдәле кыздан да килештереп биегәне булмаганга, егет аңардан күзен ала алмады. А.Сафин 2. и. мәгъ. к. йомарлам. Такта алдында Хәлимне чалып еккан, зур кар йомрысы белән битенә бәргән малай --- тора иде. Г.Гобәй ◊ Йомры баш(лы) сөйл. хуп., ирон., шаяр. Акыллы, үткен; бик елгыр һәм хәйләкәр. Егет – йомры баш – тиз генә чамалап ала: бу бикәчкә ияреп байлык та киләчәк бит һәм артык икеләнеп тормыйча гына риза да була. Ә.Еники. Йомры җөмлә Кыска, рифмага салынган төртмәле җөмлә. --- ваемсыз заманда откан «Тәмәке тартабыз, эчүне ташламыйбыз», «Пычрак эшне ташладык, дегет сата башладык», «Без ипи ашамыйбыз, без эш кешеләре», «Минем 24 сәгать эшлисем килә» кебек йомры җөмләләрне, җае чыкса да, чыкмаса да, кыстырмый калмас. Т.Галиуллин. Йомры сан Эшнең күләмен күпкә арттырып күрсәткән зур сан. Йомры сүз Көчле тәэсир итәрлек, үткен итеп әйтелгән төртмә сүз яки тупас сүз. Күренеп тора: Сәйдәштән унике елга алданрак туып, ипине күбрәк ашап өлгергән Тинчурин тел сәхнәсеннән йомры сүзләрне тәгәрәтеп кенә тора, сүзгә кеше кесәсенә керми. Р.Низами. Урта Саба авылы янындагы артышлыкта бер-беребезне «мактыйбыз», йомры-йомры сүзләр эзлибез. Т.Нәҗмиев. Ә менә Шәриф югында, аерым кешеләр белән сөйләшкән чакларында, аның адресына йомры-йомры сүзләр ычкындыргалый иде. В.Нуруллин. Йомры телле Туры сүзле, уйлаганын әйтеп бирергә сәләтле. Башын ими, туры карый торган йомры телле Әнвәр абый ул. Ә.Хәбибуллин. Йомры телне ясмык итеп җәю Ясалма ягымлылык белән сөйләшү, төчеләнү. Хәсрәтең белән килсәң, йомры телләрен ясмык итеп җәяләр, капкаларын арттан өч катлы биккә бикләп калалар. Г.Ахунов. Йомры телне яссы итеп Ясалмалылык белән, ярарга тырышып, ялагайланып. Йомры телеңне яссы итәрсең, яссы телеңне тасма итәрсең. Мәкаль. Йомры телемне яссы итеп ялындым. Г.Зәйнашева |